Баулы районы горурлыгы
Баулы районының 90 еллыгына багышлап, сезгә "Мактаулы гражданин" исеменә лаек булган баулыларның исемлеген дәвам итәбез
Төрле елларда 26 кешегә “Мактаулы гражданин” исеме бирелгән.
Бүген без район һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткән баулылар хакында тагын бер кат бәян итәбез. Аларның күбесе әле дә район һәм республика иминлеге өчен хезмәт куя.
Малахов Иван Дмитриевич
Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Маркелов Николай Федорович
СССР һөнәри-техник белем бирү отличнигы.
Мөхәммәтҗанов Әкълим Касыйм улы
РСФСР атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, СССР нефть сәнәгате министрлыгы мактаулы нефтьчесе.
Мөхәммәтшин Марсель Хан улы
Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре.
Наклеевский Владислав Михайлович
ТАССР атказанган нефтьчесе.
Саблин Иван Васильевич
СССР нефть сәнәгате министрлыгы мактаулы нефтьчесе.
Тәхаутдинов Шәфәгать Фәхразый улы
Россиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Россия ягулык һәм энергетика министрлыгы атказанган хезмәткәре.
Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы
Татарстанның атказанган төзүчесе. 2006-2014 елларда – Баулы муниципаль районы башлыгы.
Хәбипов Нурислам Нуриман улы
Татарстанның атказанган агрономы. 1998-2005 елларда – Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы.
Хәбиров Мөсәгыйть Алтынгәрәй улы
Бөек Ватан сугышы ветераны. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
ЯРУЛЛИН Фәнис Гатаулла улы
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев