Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы башлыгы: Быел без су проблемасын хәл итәргә тиеш

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюда быел су белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә җыенуын әйтте.

Узган ел Баулыда һәм Кызылъяр авыл җирлегендә яшәүчеләр суның еш бетүенә һәм аның сыйфатына зарланды. Бу район өчен кискен проблема, – диде Рамил Гатиятуллин. – Су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү өчен 300 миллион сум чамасы акча кирәк. Бу проблеманы быел хәл итәргә кирәк. Бу безнең бурыч. Эссе көннәрдә су һәр кулланучыга барып җитәргә тиеш”.

Шулай ук ул, 2018 елда Кызылъяр авылында өстәмә скважина куеп, проблеманың хәл ителүен дә әйтте.

Районның хисап сессиясендә республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу проблема буенча күп фикер алыштык, Водоканал предприятиесен тулы көченә эшләтеп җибәрү буенча план төзелде. Татнефть ягыннан аңлау таптык. Быел бу проектларга билге акча кертеп, безнең шәһәрне эчә торган су белән өзлексез һәм тулысынча тәэмин итә алырбыз дип өметләнәм, – диде район башлыгы.

Рамил Гатиятуллин әйткәнчә, суның сыйфатына килгәндә, Татарстанның көньяк-көнчыгышында чыга торган су каты. Район хакимиятенең бер проекты – суны йомшарту буенча корылма төзү.

Әгәр безнең инвестицион проектлар гамәлгә ашырылса, бу мәсьәләләр хәл ителәчәк. Бүген финаслау өчен чыганаклар эзлибез, – диде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/15/182632/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев