Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы авылында Балалар Сабан туе булган

Кызылъяр мәктәбендә, Халыкара балаларны яклау көне һәм мәктәп яны лагере ачылу уңаеннан, Балалар Сабан туе үткәрелгән.

Балалар Сабан туен җирле мәктәп, мәдәният йорты, китапханә һәм Фәнис Яруллинның музей йорты хезмәткәрләре оештырган. Анда мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашкан.

Балалар Сабан туена хас булган төрле уеннарда катнашканнар, концерт номерлары белән чыгыш ясаганнар.

Бәйрәмдә уку елы дәвамында төрле конкурсларда, ярышларда җиңгән укучыларны бүләкләгәннәр.

Кызылъяр мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Җиһангәрәева сүзләренә караганда, мәктәп яны лагерена 45 бала йөри. Аларны өч тапкыр ашату да каралган.

Фото: Кызылъяр мәктәбе шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев