Баулы районында өч игезәк бала туды
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә өч игезәк бала туу теркәлде. Бу искиткеч вакыйга Радик һәм Алина Таҗетдиновлар гаиләсендә булды. Бәхетле ата-аналар кызларына Камилла, Әминә һәм Ралина исемнәре биргәннәр.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова күп балалы әти Радик Айрат улын кызлары туу белән котлады, туу турында таныклыклар, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау адресларын тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина бәхетле атаны котлап, яңа туган сабыйларга бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев