Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районында Мәүлид бәйрәме узган

Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан, Кызылъяр авылы мәчетендә дини кичә оештырганнар.

Кызылъяр авылында яшәүче Серинә Вәлиева “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә авыл имамы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов, Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлын тагын бер искә төшереп, анын ныклы иманлы булуын, батырлыгын, горурлыгын, тугрылыгын тагын бер исбатлап үткән. 
Чарада Мәүлид аеның фазыйләтләре турында вәгазьләр, пәйгамбәребезгә салават әйтү, күмәк намаз укулар башкарылган. Тәлгать Хафизовка, дин юлында кылган игелекле гамәлләре, мәчет оештырган эшләрдә, зиратларны төзекләндерүдә актив катнашканы өчен, Кызылъяр авылының “Җәмигъ” мәчете мәхәлләсенең рәхмәт хаты тапшырылган. 
Кичә чәй табыны белән төгәлләнгән.
“Киләчәктә дә мәчетләребездә күркәм очрашулар дәвамлы булса иде, чөнки динебездә дөреслек, пакьлык, изгелек, – дип сөйләде Серинә Вәлиева. – Аллаhы Тәгалә ныклы иман, саулык-сәламәтлек, тормышыбызга бәрәкәт, ике дөнья рәхәте насыйп итсен. Аллаhы Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә тынычлык, холкыбызга сабырлык бирсен. Мәчетләребез hәрчак тулы булсын, авылыбызда азан тавышлары яңгырап торсын, кайгылы хәбәрләр ишетергә язмасын”.
Фото: Серинә Вәлиева архивы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев