Баулы районында демографик вәзгыять: яңа гаиләләр һәм борчулы саннар
Баулы ЗАГСы тугыз айлык эшчәнлегенә йомгак ясады.
2024 елның беренче тугыз аенда Баулы районында 116 бала дөньяга килгән, аларның һәркайсы үз әти-әниләренә өмет һәм шатлык бүләк иткән. Бу вакыт эчендә 79 пар өйләнешкән, бу тормыштагы оптимизмны һәм традицион гаилә кыйммәтләренә тугрылыкны күрсәтә.
Әмма аерылышулар турындагы статистик мәгълүматлар җитди борчу тудыра. Шул ук тугыз айда 88 пар аерылышкан. Билгеле булганча, аерылышу – барлык катнашучылар өчен, бигрәк тә балаларга һәрвакыт зур фаҗига.
Шул ук вакытта дүрт бала яңа гаилә тапкан. Бу һәр бала өчен бәхетле тормышка шанс бар дигән өмет бирә.
Ата булуны билгеләү – бала хокукларын яклау өчен, бигрәк тә матди тәэмин итү һәм тәрбия өлкәсендә мөһим адым. Баулы районында 24 шундый факт теркәлгән.
19 баулылы үз исемен үзгәртергә карар кылган, бу аларның яңа тормыш башларга теләүләре яки имиджларын үзгәртүләре турында сөйли. Исем алыштыру бит – ул төрле максатлар өчен кулланыла торган һәр кешенең хокукы.
Алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, демографик вәзгыять үлүчеләр санының туучылар саныннан өч тапкырга артуы белән характерлана. 9 ай дәвамында 379 кеше вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев