Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы чишмәсе тарихы

Яңа Чүте авылының “Зур Чишмә” дип аталган чишмәсендә төзекләндерү эшләре бара. Шул уңайдан Атлас Галимов “Баулы-информ” редакциясенә чишмә тарихы турында язма җибәрде.

Чишмә... Табигатьнең, Җир Анабызның гаҗәеп бер күренеше! Үзе дә, сүзе дә гаҗәеп аның. Чишмә сүзе русча Родник” була. Һәм бу сүзнең тамырында “род дигән тамыр-сүз ята. Ә “род сүзе ул “ыруг, Алла, Ходай Тәгалә, Яралтучы, Ата дигәнне аңлата. Ягъни, чишмә-родник ул – “илаһи беренчел чыганак, “илаһи башлангыч, “яшәү көче чыганагы. Шулай ук “род сүзе ул кеше һәм аның рухы, җаны өчен бик тә әһәмиятле булган “родина, “родитель, “родной сүзләренең нигезендә дә ята. Чишмәгә шушы образ-төшенчәләрдән чыгып караганда, аңа карата мөнәсәбәт тә икенчерәк була, дип уйлыйм мин.

Яңа Чүте авылының урта бер җирендә урнашкан Зур Чишмә” дип аталган чишмә авылыбызның тарихы, барлыкка килүе белән бик тыгыз бәйләнгән. Чөнки су – иң төп яшәү чыганакларының берсе. Шуңа да яшәү өчен яңа урын эзләүчеләр, булачак яңа авылга, торулыкка нигез салучылар, һәрвакытта да су чыганагы, чишмәсе, инеше, елгасы булган җирне эзләп табып, шул урынны сайлаганнар. Һәм яңа авылга нигез салучы беренче кешеләр үзләренең яңа йортларын шул тапкан су чыганагына якын урында корганнар.

Миңа шул билгеле: миннән алда яшәгән 7-8 буын ата-бабаларым әлеге Зур Чишмә янәшәсендә үзләренең йортларын корып, аларның нәселе 230 ел чамасы шунда гомер иткән. Сәрманат, Мәрманат исемле бабаларым Яңа Чүте авылына нигез салучылардан булган. Ягъни алар беренчеләрдән булып әлеге Зур Чишмә дип аталган чишмә буена килеп төпләнгәннәр. Бу мәгълүматны мин әтиемнең ике туган энесе Рамил Сафиуллиннан ишетеп беләм. Ә ул бертуган Рәис абыйсыннан, ә Рәис абзый әтисе Сәхибулла бабайдан ишетеп белгән. Кызганыч, Сәхибулла бабай үзе исән чакта миңа аның белән бу хакта сөйләшергә, сорашырга туры килмәде. Чөнки узган гасырның 90нчы еллар башында 20 яшьлек егетнең күңелендә нәсел-ыруг тамырлары белән җитди, тирәнтен кызыксыну әле тумаган булган шул әле. Ә Сәхибулла бабай, 1912 елда туып, 1993 елга хәтле яшәгән кеше, нәсел-ыругыбызда иң өлкән, искиткеч яхшы хәтерле, кызыксынучан ир-ат буларак, нәселебез тамырларын да, авыл тарихын да тирән белгән кешеләрдән булган. Тик белгәннәрен язып кына калдырмага. Һәм, кызганыч, варисларыннан берәрсе булса да моны сорашып, язып алып калмаган. Шулай да Сәхибулла бабай белән бертуган булган Фатыйма әбиемнән, исән чагында, аның белгәннәрен сорашып, махсус дәфтәргә язып алып калдым. Сәрманат, Мәрманат ерак бабаларымның варисы булган Мәҗит бабамның улларының, оныкларының исемнәре дә, кай тирәдә яшәгәннәре дә миңа билгеле. Ул урын Зур Чишмә өсте, яр башы. Ягъни, чишмәнең төньягындагы 4 торбасына йөз белән карап баскан килеш, башыңны бераз өскә күтәреп карасаң, шул урынны күрергә мөмкин. Хәтта шушы нәсел вәкиле, варисы булган кешегә, аларга хөрмәт-ихтирам белән караган кешегә, шунда карап, аларның рухын да, шул урыннан җирдән күккә таба бөркелгән күзгә күренер-күренмәс якты нурны да күңел белән тоярга мөмкин...

Әйе, Тукай урамында Мәҗит бабамның дәвамчылары булган Гафиятулла бабай-Муллаян абзый йорты, Сафиулла бабай-Фатыйма әбием йорты, Хисмәтулла бабай-Маһинур әби йортлары өчесе янәшә тора. (кызганыч, бүгенге көндә өч йортның икесе буш тора, өченчесендә инде башка кешеләр яши). Элек бит шундый тәртип булган: ата кеше, уллары үсеп җитеп, өйләнеп, башка чыкканда”, аларны үзеннән ерак җибәрмәгән, ә мөмкинлегеннән чыгып, үз тирәсендәге буш җиргә башка чыгарып утырткан, төпләндергән. Буш җир булмаса, ата кеше, төп йортның җирен урталай бүлеп, улларына биргән. Шулай итеп, бөтен уллары да аның йөз каршында яшәгәннәр, гомер иткәннәр, бердәм булганнар, шуңа да күрәмсең, бик көчле булганнар. Рус телендәге улица сүзе дә бит у лица отца дигән сүздән алынган.

ФОТО: Атлас Галимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев