Баулы пенсионерлары парта артына утыра
1 октябрьдән өченче буын университетында яңа уку елы башлана.
Россия пенсионерлар берлегенең Баулы районындагы өченче буын университеты “Компьютер грамоталылыгы” һәм “Пенсионер сәламәтлеге. Үз-үзеңә ярдәм нигезләре” факультетларына студентлар туплый. Укырга пенсия алды яшендәге кешеләр һәм пенсионерлар кабул ителә. Белем алу бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев