Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы музеенда Рәссамнар берлеге әгъзаларының күргәзмәсе ачылды

Баулының туган як музеенда Түбән Кама шәһәре рәссамнары Фирдәвес Зарипов һәм Рәшит Тимериевнең картиналар күргәзмәсен ачу тантанасы узды. 2018 ел ике рәссам өчен дә юбилей елы икән. Алар, 65 яшьлек юбилейларына багышлап, Баулыда “Күңел һәм табигать берләшүе” дип исемләнгән уртак күргәзмә оештырырга булганнар.

Күргәзмә тантаналы рәвештә котлау сүзләре һәм ихлас теләкләр теләү белән ачылды. Шулай ук килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде. котлап, Алмаз Нәҗипов җыр башкарды. Шәһәребез музеенда республика рәссамнары, Татарстанның һәм Россиянең Рәссамнар берлекләре әгъзалары җыелган иде. Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Альберт Шиабиев күргәзмә хуҗаларының осталыклары турында әйтеп үтте, музейга хезмәттәшлек һәм ачык йөз белән кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Күргәзмә ачылуда иҗатка, матурлыкка гашыйк булган шәһәрлеләр дә катнашты. Күбесе рәссамнарның иҗатларына, картиналарына соклануларын белдерде.

– Рәссам, шагыйрь, язучы кебек, гүзәллекне күрә һәм халыкка күрсәтә белә. Шундый картиналар иҗат итү – зур талант ул, – дип сөйләде китаплар авторы Елена Склярова.

Күргәзмәдә урын алган картиналарда безнең якларның табигатен дә, баулыларга таныш урыннарны да күрергә була. Баулының туган як музеенда ачылган күргәзмә август уртасына кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев