Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы музеенда элеккеге уенчыклар һәм открыткалар саклана

Яңа ел открыткаларын бер-береңә почта аша җибәрүләр артта калып бара. Хәзер күбрәк социаль челтәрләр, телефон аша аралашабыз. Һәм инде открыткаларны да хәзер бары тик шулар аша гына җибәрергә күнектек. Ә кайчандыр бит открыткалар илебезнең төрле җирләреннән килә һәм җибәрелә иде. Әлеге вакытта Советлар Союзы чорындагы открыткалар хәзер кайбер кешеләрнең йортларында һәм туган якны өйрәнү музеенда саклана.

Советлар Союзы чоры Яңа еллары атмоферасы күп халыкның күңелендә уелып калгандыр: чыршы уенчыклары, пластмасстан Кыш бабай, Карсылу сыннары, мандарин исләре. Шулай ук традиция буенча языла торган яңа ел открыткалары. Еллар узып, заманалар үзгәреп тора. Открыткалар язышу да күптән онытылып бара. Күпләрнең йортларында элеккеге открыткалар, чыршы уенчыклары сакланып, буыннан буынга күчеп киләдер. Кайчандыр кемнәрнеңдер иң кадерле әйберләре булган открыткалар һәм уенчыклар шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеенда да саклана.

– Безнең музей фондында барлыгы 1500 открытка саклана, – ди туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Гөлфия Нуриәхмәтова. – Алар космонавтикага, этнографикага, җирнең төрле почмакларының флора һәм фаунасына, рус халык әкиятләре буенча сәнгать әсәрләре репродукциясенә багышланган. Бездә совет заманыннан 500ләп чыршы уенчыклары бар.

Ул заман открыткаларында кешеләрнең реаль тормышы, ил һәм бөтен дөнья өчен мөһим вакыйгалар сурәтләнгән. Музейда сакланучы иң элекке открытка 1968 елгы.

Биредә немец телендә котлау открыткасы да бар, ул кемгәдер Германия якларыннан изге теләкләр алып килгән. Бу открыткаларның барысы да кайчандыр аларны тоткан кешеләрнең җылылыгын саклый.

Музей хезмәткәрләре открытка язып җибәргән чакларын, килгәннәрен шатланып кабул иткәннәрен үзләре дә сагынып искә алдылар.

– Балачактан, яшь вакыттан ук, почтадан иң матур открыткалар сайлап алып, тырышып матур теләкләр яза идек. Туганнардан килгәннәрен сөенеп каршы ала идек, шулай туганнарның саулыгын да белеп торасың.

Музейда элеккеге чыршы уенчыкларын да саклыйлар. Аларның һәрберсенең дә үз тарихы бар. Бәлки, иске Яңа ел уенчыклары салынган тартмалар сакланган гаиләләр дә бардыр. Ә менә музейда сакланучы иң элекке уенчык – 1960 елда чыгарылган уенчык.

Иске уенчыклар, шул чор рухын, балачак һәм яшьлек турындагы хатирәләрне, хәзер инде бәлки бу тормышта булмаган кешеләрнең күңел җылысын саклыйдыр.

Айгөл Хөсәенова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев