Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы мәктәбендә мемориаль такта ачылды

Баулының 2нче мәктәбендә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Мемориаль такта ачу тантанасында укытучылар һәм укучылар, шулай ук Баулы шәһәренең мактаулы гражданины Марсель Мөхәммәтшин катнашты. Марсель Хановичның әлеге чарага чакырылуы очраклы түгел, чөнки ул мәктәптә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын шәхсән белгән.

“Баулының 2нче мәктәбе илленче еллар башында ачылды. Стендта ул елларда күпсанлы укучыларга белем биргән  кешеләрнең исемнәре язылган, алар –  Исмәгыйль Галиев, Владимир Михайлов, Миргалим Мәрданов, Мәхмүт Кашипов, Сафуан Сәлимов, Ибраһим Якупов һәм башкалар. Алар гаҗәеп кешеләр –  башта сугыш кырларында аяусыз көрәшсәләр, аннары укучыларга белем бирделәр. Алар – үз һөнәрләренә тугры булып, күп кенә малайлар һәм кызлар өчен үрнәк булган кешеләр”, – дип сөйләде Марсель Мөхәммәтшин.

Ул, укучыларга мөрәҗәгать итеп, яхшы укуларын, Бөек Ватан сугышы геройларын, Баулы районы мәгарифе ветераннарын онытмауларын теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев