Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы мәктәбендә күркәм күргәзмә эшли

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Баулының 2нче мәктәбендә искиткеч матур күргәзмә оештырганнар. Әлеге күргәзмәне ясауда бар сыйныфлар да актив катнашкан.

Татар, рус, удмурт, чуваш һәм башка бик күп төрле милли киемнәргә киенгән курчаклар ерактан ук күзнең явын алып торалар.

“Безнең мәктәбебездә 592 бала белем ала, алар арасында татарлар, руслар, марилар, мордва, удмуртлар бар, – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Вәлиева. – Һәркемгә үз туган теле якын һәм кадерле. Безнең мәктәптә туган телләрне өйрәнер өчен барлык шартлар да бар. Бу ел безнең бик нәтиҗәле узды. Укытучыларыбыз мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелгән төрле чараларда актив катнаштылар. Шулай ук ел дәвамында укучылар Татарстанда яшәүче халыкларның уеннарын, җырларын-биюләрен өйрәнделәр.

Фото: Айгөл Хөсәенова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев