Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы мәчетләрендә җомга намазы дәвамлылыгы кыскартылды

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин киңәше буенча, җомга намазларының дәвамлылыгы 10-15 минутка кадәр кыскартылды. “Гали” мәчете имамы Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов “Хезмәткә дан”га шул хакта тулырак мәгълүмат бирде.

Узган атнада ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Инстаграмм челтәрендәге аккаунтында республика мәчетләре имамнарына мөрәҗәгать итеп, җомга намазларының дәвамлылыгын 10-15 минутка кадәр кыскартырга киңәш итте. Баулы мәчетләрендә җомга намазларының ничек үткәрелүе, профилактика чараларының ничек үтәлүе турында Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов  сөйләде.

– Узган җомгадан башлап, намазның дәвамлылыгын кыскарттык. Элек җомга намазы һәм вәгазь уку 30 минут чамасы барса, хәзер, 15 минут эчендә укып бетереп, таралышырга тырышабыз, – дип хәбәр итте имам. – Узган җомгада мин “Өмет” мәчетендә намаз укыдым, анда мәчеткә йөрүчеләргә Татарстан мөфтиенең мөрәҗәгате турында хәбәр иттем. Мәгълүматны авыл мәчетләре имамнарына да җиткердек.

Бүгенге көндә баулыларга күп кеше җыелган мәҗлесләр уздырмаска киңәш итәләр. Мондый чараларны гаилә белән генә уздыру хәерлерәк яки мәчеткә барырга мөмкин, имам, социаль дистанция саклап, вафат булган туган өчен дога кыла ала.

– Хәзер исем кушу һәм никах йолалары да күбрәк мәчетләрдә аз кеше катнашында гына үткәрелә, – ди әңгәмәдәшебез. – Никахта яшьләр, аларның ата-аналары һәм шаһитлар гына була. Исем кушканда, ата кеше баланы кулына ала, мендәргә салу юк, һәм имам, дистанция саклап, балага якын килмичә дога укый, исем кушу йоласын башкара.

Мәчетләрдә һәр чара, йола узганнан соң, ишек тоткалары, өстәлләр һәм урындыклар дезинфекция чаралары белән эшкәртелә. Атнага ике тапкыр барлык өслекләр һәм идәннәр хлорлы чара белән эшкәртелә.

 

– Әйтергә кирәк, мәчеткә бар кеше, битлек киеп, үз намазлыгы белән килә. Ә җомга намазына килергә теләге булган өлкән буын кешеләре перчатка да кияргә тиеш. Шулай ук мәчеткә кергәндә кешеләр кулларын антисептик белән эшкәртә. Шулай сакланабыз инде, сакланганны Аллаһ саклар, ди, – дип өстәде Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов. – Безнең максат – эшне дәвам итү, ләкин мәчетне инфекция таралу урыны итмәү.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев