Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы мәчетләрендә кайбер чаралар туктатылып тора

Республикада махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, мәчетләрдә вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан санитария чаралары арттырылды.

Без, Баулының “Гали” мәчетендә булып, андагы көндәлек мәшәкатьләр белән танышып кайттык. Вируслы инфекцияләргә каршы тору максатында, биредә көненә берничә тапкыр дезинфекция чаралары үткәрелә. Ишек яңаклары, тоткалары, баскыч тоткычлары һәм башка кеше тотына торган әйберләр махсус чистарту үтә.

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сүзләренчә, Татарстанның мөселман дини оешмаларында инфекция таралуны булдырмау максатыннан Голамәләр шурасы тарафыннан берничә карар кабул ителгән.

«Биш вакыт намаз хәзер кыскартылып укыла,– ди хәзрәт. – Җәмәгать булып җыелып укырга рөхсәт ителми. Намаздан соң, тәсбихләр әйтеп, исәнләшеп, кул бирешүләр тыелды. Җомга намазларында, мәсәлән, моңа кадәр озаклап ярты сәгатьләп вәгазь сөйли идек, хәзер ул кыскача гына, бер биш минут дәвамында гарәпчә, тиешле булган нәрсәләр генә укыла да, намаз укып, кеше таралыша.

Әнвәр хәзрәт сүзләренчә, моңа кадәр мәчетләрдә дини дәресләр уздырылган, каникул вакытында балалар өчен дә төрле чаралар оештырылган булган, тик килеп чыккан авыру таралу сәбәпле, әлегә барлык чаралар да тукталып тора.

Шулай ук мәчетләрдә әлегә никах, исем кушу кебек мәҗлесләр дә уздырылмый. Мәҗлесләрне, шулай ук җеназа уздырганда да мөмкин кадәр азрак кеше белән уздырырга киңәш бирде Әнвәр хәзрәт.

- Иммунитетлары түбән булган, үзләрен начар хис иткән кешеләр мәчетләргә килмәсеннәр иде. Андый кеше җомга намазын калдырса да, яисә җәмәгать намазына килмәсә дә гөнаһ саналмый. Чөнки җәмгыятьнең, кешеләрнең сәламәтлеге мондый әйберләрдән имин булуы, өстенрәк булып тора, – диде Әнвәр хәзрәт Хәмитов.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев