Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы мәчетләре ачылып, беренче никах, җомга намазы узган

Бүген районыбыз да Аллаһ йортларын яки мәчет, чиркәүләрне ачарга рөхсәт ителде.

Ниһаять, шәһәребез мәчетләре гадәттәгечә үз ишекләрен ачты, ләкин берникадәр чикләүләр бар. Бүген үзәк “Гали” мәчетендә беренче тапкыр җомга намазы узган. Бирегә 40 лап кеше җыелган, гадәттә халык саны 70ләп була торган булган.

– Аллаһы Тәгаләгә шөкер, мәчетләр ачылды, – ди Баулы районы имамы Әнвәр хәзрәт Хәмитов.– Беренче никах, җомга намазы узды. Һәркем маска, перчаткалар киеп, һәрберсе аерым намазлыклар белән килде. Олы залда билгеләп куелган урыннарда, социаль дистанцияне саклап, шундый рәвештә намазлар укылды. Олырак яшьтәге кешеләрнең күзләрендә хәтта яшьләр бәреп чыкты, ни дисәңдә ике айдан артык вакыт узган. Кеше бит ияләшкән, тормышларының бер өлеше булып тора бит ул мәчеткә йөрү. Кинәт кенә ябылып калгач кыенрак булды, мәчет ишекләре яңадан ачылу безнең өчен зур шатлык.

Никах мәҗлесләре, исем кушулар, җеназалар да узачак. Бары тик берничә кеше белән генә. Мәчеттә санитар-эпидемилогик чаралар узып тора, мәчеткә кергәндә кулларны дизинфекцияләү өчен сиптергечләр куелган. Намазга килгән кешеләргә бүген исә маскалар, перчаткалар, хәтта намазлыклар да әзерләп куелган булган.

Тулырак газета битләрендә укыгыз.

Айгөл Хөсәенова

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев