Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы мәчетләрендә Ураза бәйрәме була

Мәчетләрдә Ураза бәйрәмен билгеләп үтү тәртибе билгеле булды. Бу хакта редакциягә Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов хәбәр итте.

10 апрельдә мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу көнне шәһәр һәм район мәчетләрендә бәйрәм чаралары үткәрелә. Ул Коръән аятьләре уку белән башлана, бәйрәм вәгазе белән дәвам итә һәм күмәк рәвештә гает намазы уку белән төгәлләнә. 
Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов хәбәр иткәнчә, Яңа Баулы, Татар Томбарлысы һәм  Уба авыллары мәчетләрендә бәйрәм чарасы иртәнге сәгать 7дә башлана, ә шәһәр һәм башка авыллар мәчетләрендә – сәгать 6да.
Гаеткә кадәр фитыр сәдакасын биреп бетерү зарур. Әнвәр хәзрәт сүзләренчә, аны 43 мең сум акчасы булган кеше бирергә тиеш. Быел аның күләме бер кеше өчен кимендә 150 сум тәшкил итә.
“Ягъни аны гаилә башлыгы гаиләдәге һәр кешегә (балигълык яшенә җитмәгән балалары өчен дә) 150 сум исәбеннән бирә. Ә фидия күләме – 400 сум”, – дип сөйләде район имам-мөхтәсибе.
Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев