Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы өлкәннәре махсус машина эшен бәяләделәр

Баулы районында социаль такси ике ай эчендә авылларда яшәүче 65 яшьтән өлкән 695 кешене диспансеризация узарга медицина учреждениеләренә алып барган.

Исегезгә төшерәбез, безнең районда икенче сентябрьдән 65 яшьтән өлкән кешеләрне йөртә торган махсус транспорт эшли башлады.

“Милосердие” комплекслы үзәге белгечләре мәгълүматына караганда, өлкәннәрне диспансеризация узарга расланган план-график нигезендә йөртәләр. Сентябрьдә Фоминовка, Удмурт Ташлысы, Алексеевка, Поповка, Татар Кандызы авылларыннан 285 кешене Поповка табиблык амбулаториясенә алып барганнар. Октябрьдә Салих, Хәнсевәр, Яңа Чүте, Шалты һәм Новозареченскидан 314 кеше Новозареченск табиблык амбулаториясенә диспансеризация узарга алып барылган. Район үзәк хастаханәсендә авыллардан 96 өлкән яшьтәге кеше диспансеризация узган. Ел ахырына кадәр тагын 676 кеше шундый тикшеренү узарга тиеш. Аларның барысы да район авылларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр.

Социаль такси эшли башлаганнан бирле, аны бары уңай яктан гына телгә алалар. Өлкәннәр медицина учреждениеләренә уңайлы автомобильдә алып баруларына, кайтарып куюларына бик канәгать.

– Без әлеге проектта катнашучы бар кешегә бик рәхмәтле. Социаль такси йөртүчесенә безгә түземле, мәрхәмәтле булганы өчен зур рәхмәт, – ди Новозареченскидан Мария Алаева. – Мондый медицина тикшеренүләре узу өлкәннәр өчен бик кирәк. Ә социаль таксиның эше бәяләп бетергесез, ерак торак пунктларда яшәүчеләр, медицина учреждениеләренә алып барырга ярдәм сорар кешесе булмаган ялгыз кешеләр өчен аеруча.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев