Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы китапханәчесе: “Китапханәдә күңелем ял итә”

27 майда Россиядә Китапханәләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова белән аралашып, аның китаплар дөньясына килү тарихы, һөнәре нечкәлекләре турында сөйләштек.

Китапханә – икенче өе


Шигъри җанлы Эльвира Әхмәтҗанова кечкенәдән китап укырга яраткан, үзе дә шигырьләр язган, китапханәгә еш йөргән.
“Бигрәк рәхәт җир бу дип, китапханәгә кызыгып үстем. Тик мин китапханәче һөнәренә укымадым, педагогия учлищесын тәмамлап, тәрбияче булып эшләдем. Шулай да, язмыш мине кечкенәдән кызыккан китапханәгә китерде, китапханәчегә кабаттан квалификация уздым,  – дип сөйли Эльвира Әхмәтҗанова үзенең китаплар дөньясына килү тарихын. – Мин эшкә килгәндә, китапханә фондында 11 меңләп китап иде. Аларны кабул итеп алганда, бу кадәрле китап белән нәрсә эшләрмен, кеше сораса, каян ничек табып бирермен икән, дип борчылдым. Кабул итеп бетереп, эшли башласам, исән-сау булып, пенсиягә кадәр эшләргә яки бу эштән баш тартырга дип уйлап  куйдым. Чөнки беренче көннәрдә шулкадәрле күп китаптан минем башым әйләнде”.
Ул көннәрдә соң 13 ел узып та киткән. Хәзер инде Эльвира китапларына шулхәтле ияләшкән: нинди дә булса китапны сорасалар, ул аны хәтта күзен йомып та табып бирә алыр кебек. Чөнки китапханәче аларның һәрберсенең кайда ятканын яхшы белә. 
“Китапханә минем күңелемә бик якын урын, ул минем икенче өем кебек. Эшемне бик яратып башкарам. Яраткан эш булгач, биредә минем күңел ял итә”, – ди Эльвира. 
Китапханәче ул шундый хезмәткәр: аңа төрле яшьтәге кешеләр белән эшләргә кирәк. Бу яктан авыл халкы китапханәчедән уңган, Эльвира һәркемне ачык йөз белән каршы ала, һәркем белән уртак тел таба белә.
“Һәр яшьнең үз үзенчәлеге, үз өстенлеге, үз матурлыгы: балалар белән бала-чагага әйләнәсең, олылар белән аралашып, алардан тормыш тәҗрибәсе, зирәк киңәшләр аласың. Яшьләр үзе бер кызыклы чор кешеләре, – ди китапханәче. – Хәзерге заманда китап укымыйлар дип әйтсәләр дә, бу бик үк дөрес түгел. Чөнки һәр авылның үз китап укучылары бар. Бездә, мәсәлән, иң беренче чиратта, алар – пенсия яшендәгеләр. Мин эшли башлаганнан бирле даими рәвештә китапханәгә кызыксынып йөрүче, һәр яңа китапны, газета-журналларны көтеп алучы авылдашларым бар”. 
Эльвира Әхмәтҗанова сәламәтлек торышы китапханәгә килергә мөмкинлек бирмәгән авылдашларына китапларны өйләренә илтеп тә бирә. 
“Алар минем килүне көтеп ала. Китапка бер сөенсәләр, минем белән сөйләшеп утыруга тагын бер сөенәләр. Чөнки алар аралашуга мохтаҗ. Аларның хәлләрен, дөнья яңалыкларын сөйләшеп утыра торгач, китапларның эчтәлекләренә кереп китәбез”, – ди ул. 


Заман белән бергә атлый


Ел дәвамында китапханәдә бик күп төрле чаралар үткәрелеп тора. Заман белән бергә атлаучы китапханәче аларның ниндиләрен генә уйлап тапмый! 
“Элегрәк елына 40-50 чара үткәрә идек, соңгы елларда бер кварталга 30-40 чара оештырабыз, – ди Эльвира. – Алар – план буенча үткәрелә торган чаралар, эш дәвамында килеп чыга торган акцияләр, марафоннар, проектлар, конкурслар. Бөтенесендә дә катнашасы килә. Берничә кеше белән генә булса да район һәм республика күләмендә уза торган чараларда катнашабыз”.
Төрле бәйгеләрдә катнашу балалар өчен аеруча кызыклы, чөнки конкурсларда бирелгән дипломнар, сертификатлар аларга портфолио өчен бик тә ярап куя. Китапханәче конкурсларга пенсия яшендәге кешеләрне дә җәлеп итә. Мәсәлән, шигърият сөюче Тәслимә  Гайнаншина, ике ел рәттән конкурста катнашып, диплом алган. Томбарлыда гаилә белән китап укучылар да шактый. 
– Авылларда китапханәләр эшли, чын мәгънәсендә китап укучылар бар, – ди Эльвира.  – Без беркемне дә мәҗбүри рәвештә китапханәгә китерә алмыйбыз. Чараларга чакырган очракта да, китап укырга мәҗбүр итә алмыйбыз. Китапханәчеләр аларны бары кызыксындыра гына ала – яңа китаплар, төрле чаралар һәм нинди дә булса башка алымнар белән.
Томбарлы китапханәсенә яңа китаплар кайтып тора. Әдәбиятны яраткан кешегә китапханәдә китаплар җитәрлек. Китапханәче әйтүенчә, авыл халкы, нигездә, әдәби әсәрләр укый.
“Авыл җирендә китапханә, мәдәният йорты белән бергә, мәдәни учак булып тора. Без мәдәният йорты, авыл советы, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре белән бердәм булып эшлибез”, – ди китапханәче.
Яңадан-яңа идеяләр белән янып яшәүче, тынгысыз хезмәткәр буларак, Эльвира Әхмәтҗанова авыл советы бүлмәсендә музей оештырып җибәргән. Биредә экспонатлар шактый.
“Бу музей бүлмәсе минем чынга ашмас хыялым кебек иде. Аллага шөкер, музей бүлмәсе булды. Ләкин хыялым әле тагын да дәвам итә. Хәзер мин чын авыл йорты белән музей ясау уе белән яшим, – ди ул. – Экспонатларны кайда да булса куеп тору – бер әйбер, ә инде килгән кунакларга матур итеп күрсәтү, өй эчендә сәкеләре, өстәлләре һәм мичләре белән булса, ул инде икенче төсле булыр иде”.  
Эльвира – бар дөньяның ямен, матурлыгын тирән сиземләүче иҗади кеше. Ул кечкенәдән шигырьләр яза. Бүгенге көндә аның 200дән артык иҗат җимеше бар, аларның кайберләре “Хезмәткә дан” газетасында да дөнья күрде. Аның шигырьләре Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән “Әдәби офыклар”  җыентыгына да кертелгән.
Эльвира Әхмәтҗанова фикеренчә, Китапханәләр көне – китап укучылар һәм китапханәдә эшләүчеләрнең уртак бәйрәме. 
“Барлык хезмәттәшләремне, китап укучыларны Китапханәләр көне белән котлыйм. Безнең Баулы районы китапханәчеләре коллективы бик әйбәт. Без, аралашып, фикер алышып торабыз. Шулай ук, минем белән булганнары өчен, китап укучыларыма да бик рәхмәтлемен”, – дип, сүзен йомгаклады һөнәри бәйрәмен каршы алучы китапханәче. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев