Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы хуҗалыкларында кызу печән өсте

Район буенча 20 мең тонна печән әзерләргә план куелган, бүгенге көндә шуның яртысы инде әзерләнгән дә.

Без “Кызылъяр” хуҗалыгы басуларында булып кайттык. Биредә күпъеллык үләнне чабып, төргәкләр ясап, тиешле урынга ташыйлар. Әлеге көндә басуда тугыз берәмлек техника эшли.

– Бу атна печән әзерләү атнасы булды, – ди район буенча авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин.– Яхшы һава шартлары тору сәбәпле печән алу отышлы булды. Печән яшь маллар, мөгезле эре терлек өчен дә бик яхшы азык, аның сенажга караганда азык берәмлеге дә күбрәк. Күпъеллык үләннәр шушы атнада чабылып бетәчәк.

Тиздән хуҗалыклар инде беръеллык үләннәрдән печән алачак.

Тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укый һәм Бавлы телевидениесе хәбәрләрендә карый  аласыз

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев