Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы халык театрына кунакка укучылар килде

Шәһәрнең 7нче санлы мәктәп укучылары үзенчәлекле очрашуда булды. Алар укытучылары белән бергәләшеп районыбызның җирле күренекле театр артистлары янына сәяхәт кылдылар.

Театрның баш режиссёры Сәгыйть Әхмәтҗанов нәни кунакларга театрның тарихы, артистлары турында сөйләп, таныштырып китте. Спектакльләргә декорацияләр ничек ясалуы хакында сөйләп узды. Театрның администраторы Ләйлә Гафиятуллина укучыларга театрда киеп уйный торган алъяпкычлар, түбәтәйләр, калфаклар күрсәтте, балалар аларны киеп фотога төште. Артистлар нәни кунакларга “Банкрот” спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Укучылар исә һәр чыгышны яратып, алкышлап утырды. Театрның иң өлкән артисты Габдулла Нургалиев балаларга гармунда уйнап күрсәтте. Күңелле очрашу татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын күмәкләп башкарып, тәмле чәй табыны артында тәмамланды.

Фото: халык театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев