Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы халык санын исәпкә алуга әзер

2020 елның октябрендә Россиянең бөтен территориясендә халык санын алу үткәреләчәк.

Әлеге мөһим чарага әзерлек барлык төбәкләрдә, шул исәптән безнең районда да башланды. Бөтенроссия халык санын алуга әзерлекнең беренче этабында шәһәр һәм авыл торак пунктларында йортлар адреслары исемлеген актуальләштерү буенча эш алып барылды. Теркәүчеләр, урамнар, тыкрыкларны йөреп чыгып, йортларны тикшерүне уздырганнар, урам исемнәре, йорт номерлары язылган аншлагларны тикшергәннәр. Шәһәрдә – 3877, авыл торак пунктларында 5660 адреска ачыклык кертелгән.

Теркәүчеләр билгеләп үткәнчә, күп кенә урыннарда тротуарлар төзелү, урамнарны яктырту эше җайга салыну, аншлаглар яңартылу эшне җиңеләйткән. Баулылар аларны ачык йөз белән каршы алганнар, теркәүчеләргә бик теләп булышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев