Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы кешесенә туганлыкны расларга туры килгән

Бер хатын-кыз Баулы шәһәр судына туганлык мөнәсәбәтләре фактын ачыклау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Әнисе үлгәч, бу хатын-кыз үзенең мирас хокукларын рәсмиләштерергә теләгән, әмма әнисе белән туганлыгын раслаучы документларда туры килмәгән. Гариза бирүченең туу турындагы таныклыгында һәм васыятьнамәдә әнисе исемендә хәреф дөрес күрсәтелмәгән. Шуңа күрә туганлык мөнәсәбәтләрен суд тәртибендә билгеләргә туры килгән.
Суд, китерелгән дәлилләрне өйрәнгәннән соң, гариза бирүченең туу турындагы таныклыгында әнисенең исеме хата белән язылган, дигән нәтиҗәгә килгән. Мондый шартларда, суд гариза бирүченең таләпләрен канәгатьләндергән һәм үлгән хатын-кызның гариза бирүченең әнисе булуы турындагы юридик фактны билгеләгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев