Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы юбилярлары: пар сукмактан – алтын туйга

Татар Томбарлысы авылында яшәүче Рәиз һәм Гөлзия апа Галимҗановлар алтын туйларын билгеләп үтә. 50 ел парлап гаилә юлыннан атлаучы бу гаиләне белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр.

Галимҗановлар – музыкаль гаилә. Үзләре генә түгел, балалары, оныклары да музыкага гашыйк, иҗади кешеләр. Еш кына авыл мәдәният йорты сәхнәсендә, сабан туйларында халыкны үзләренең чыгышлары белән сөендерәләр.


Гөлзия апа белән Рәиз абый өч балаларына да яхшы тәрбия, югары белем биреп, хәзерге көндә аларның уңышларына сөенеп яшиләр. Уллары Ильяс һәм Ильфат – профессионал баянчылар. Хәзер инде аларның балалары да сәхнәдә чыгыш ясыйлар, музыка белән кызыксынып үсәләр.
Кызганычка каршы, олы уллары Рифат 2021 елда фаҗигале рәвештә вакытсыз вафат булды. Ул да, бик матур итеп, гармунда уйнап җырлый иде. Хәзер аның гармунында улы Фидан көйләр өйрәнә, баян классына йөри.
Гөлзия апа – Томбарлы кызы. Авыл мәктәбенең 8нче классын тәмамлап, Бәләбәй педагогия училишесында белем ала. Укып бетергәч, аны Аскын районы Солтанай авылына башлангыч сыйныф укытучысы итеп җибәрәләр. Менә шунда очрата да инде ул булачак тормыш иптәше Рәиз абыйны. Ул – Солтанай егете, армия сафларыннан кайтып, колхозда шофёр булып эшләгән чагы. Яшь укытучыны шунда ук күзләп ала егет. Киләсе елның июнендә никах укыталар. 30 сентябрьдә, люлкалы мотоциклга утырып, күрше авылга барып язылышалар. Шул көнне сатып алган көмеш кашыклары, гаилә бүләге булып, бүгенгесе көндә дә саклана әле.
Галимҗановлар 1975 елда Баулы шәһәренә килеп урнаша. Беренче балалары Рифат Баулыда туа. 1979 елда Себергә, Надым шәһәренә китәләр. Гөлзия апа балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, Рәиз абый шофёр эшенә керә. Уллары Ильяс, Ильфат та Надым шәһәрендә туа.


1993 елда Галимҗановлар гаиләләре белән Томбарлы авылына кайтып төпләнәләр. Үз көчләре белән матур өй бетереп керәләр. Гөлзия апа мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта башлый. Тиз арада укучыларның мәхәббәтен яулый ул, чөнки, һәр бала белән уртак тел табып, һәрберсенә якын килеп, тырышып эшли. Дәресләре дә кызыклы, эчтәлекле үтә. Үзенең классы белән еш кына ачык дәресләр күрсәтә.
Рәиз абый авылда шофёр булып эшли, кирәк чакта кранга да утыра. Бер эштән дә куркып тормый, үз эшенә җаваплы карый. Әле лаеклы ялга чыккач та алар икесе дә байтак кына хезмәт куялар.
Хәзерге көндә Гөлзия апа белән Рәиз абый, балаларының, туганнарының җылысын тоеп, тигез матур тормыш кичерәләр. Балалары гаиләләре белән Надым шәһәрендә яшиләр. Җәйләрен авылга кайтып, әти-әниләренә булышалар, балалар, оныклар, бергә җыелышып, әби-бабайда кунак булалар.
Читтә булсалар да, ата-ана һәрвакыт балаларының хөрмәтләрен тоеп, алардан яхшы хәбәрләр ишетеп, сөенеп яшиләр.
Рәиз абый белән Гөлзия апа – күрше буларак та бик яхшы кешеләр. 30 елга якын алар белән аралашып, ярдәмләшеп, шатлык-борчуларыбызны уртаклашып яшибез. Алар безне үз балаларыдай якын күрәләр. Галимҗановларга кереп, сөйләшергә дә, серләшергә дә була. Без якын күршеләребезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез, алар белән горурланабыз!
Эльвира Әхмәтҗанова,
Татар Томбарлысы авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев