Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы иреклеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

6 декабрьдә “Ватан” яшьләр клубында Халыкара иреклеләр көнен бәйрәм итү уңаеннан “Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге каршындагы яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерларын һәм активистларын, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарларын, шулай ук педагог-оештыручыларны бүләкләү тантанасы булды.

Чара Баулы районында 2021 елда «Без киләчәк яклы» иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе Азалия Әбҗәлетдинованың «Яшьләр дөньясы»  иреклеләр хәрәкәте эшчәнлеге һәм үсеше турында докладтан башланды. Баулы районында 317 волонтер бар. Агымдагы елда районның яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләре төрле юнәлештәге 184 чараны тормышка ашырган. 2021 елда районда иреклеләр эшчәнлеге турында йомгаклау видеоролигы күрсәтелде.

Фото:   “Яшьләр дөньясы”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев