Баулы гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтә
Татар Томбарлысы авылында яшәүче Фәния һәм Әмир Бәшәровларның гаилә коруына алтмыш ел тулган.
60 ел элек бер-берсенең йөрәген яулаган пар, иңнәрен иңгә куеп, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп гомер кичерә.
85 яшьләре белән барган Бәшәровларга күзләр генә тимәсен. Җылы әңгәмә вакытында аларның бер-берсенә булган хөрмәтен, мәхәббәтен сизмәскә мөмкин түгел. Яшь чакларын искә алып сөйләгәндә, икесенең дә күзләрендә яшьлек чаткылары ялтырый. Балачаклары – сугыш, яшьлекләре авыр елларга туры килсә дә, аларның искә алып сөйләрлек хатирәләре бик күп.
– Безнең заманда бөтен кеше дә бер төрле яши иде. Ярышып киенү дә, бер-береңнән көнләшү дә юк иде, – дип сөйли Фәния апа.
– Тырышып эшләдек, күңелле итеп ял иттек. Кичләрен аулак өйләргә җыела идек, – дип искә ала Әмир абый.
Фәния апа белән Әмир абый икесе дә 1940 елда, Томбарлы авылында туалар. 7 еллык мәктәпне тәмамлагач (ул вакытта мәктәп 7 еллык кына була), икесе дә колхозга эшкә урнашалар. 1959 елда Әмир абый армия сафларына алына. Ул Ереван шәһәрендә 3 ел радио-телеграфист булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, тракторчы булып эшли. Минзәләдә укып, зоотехник һөнәрен үзләштерә.
2 ел очрашып йөргәннән соң, 1964 елда өйләнешәләр алар. Законлы төстә язылышулары август аенда булса да, Фәния апа килен булып октябрь бәйрәмендә гена төшә. Аның да сәбәбе бар – эш күп вакыт. Бакча эшләре беткәч, колхоз кырларында уңышлар җыеп алынгач кына гөрләтеп туй ясыйлар Бәшәровлар. Әмир абый яшь киленне җигүле ат арбасына утыртып алып кайта. Беренче арбада – яшь пар, җөгән –кияүнең кулында, янында – яшь кәләш. Икенче арбада – киленнең бирнәләре, кунаклар. Заманына күрә бик матур күренеш була.
1965 елда яшь гаилә башка чыга. Кечкенә генә иске йортта торып, үз көчләре белән яңа өй бетереп керәләр Бәшәровлар. Иртәдән кичкә кадәр колхозда эшлиләр, өй төзиләр. Гаиләләрен тулыландырып, бер-бер артлы 4 бала табып үстерәләр.
– Бала табып, декрет ялында озак утырырга туры килмәде миңа, – ди Фәния апа.
Колхозга эшкә чакыргач, бала карарга Фәния апаның әнисен алып киләләр. Балалар тәрбияләүдә Минниямал апаның өлеше зур була. Алар бергә дус-тату 27 ел яшәгәннәр. Әмир абый да Фәния апаның әнисен хөрмәт итеп яши.
– Шуның өчен мин тормыш иптәшемә чиксез рәхмәтлемен, – ди Фәния апа.
Ике кыз һәм ике малайга яхшы тәрбия, төпле белем бирәләр алар. Бүгенге көндә аларның 8 оныклары, бер оныкчыклары бар.
Фәния апа белән Әмир абый икесе дә – хезмәт ветераннары. 40 елдан артык туган авылда терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыканнар. Әмир абый пенсиядә килеш тә 10 еллап колхозда эшләгән әле. Тыныч холыклы, җаваплы, оста куллы кешеләр һәрвакыт кирәк шул.
Бүгенгесе көндә Бәшәровлар гаиләсе, пар канат булып, һәрбер көнгә сөенеп, тыныч кына тормыш итә. Иртән торып, кара-каршы утырып, чөкердәшеп чәй эчәләр, өй һәм бакча эшләре белән көнне үткәрәләр. Ә кичләрен исә, үткәннәрне барлап, хатирәләргә чумып, сөйләшеп утыралар. Әмир абый еш кына гармун тартырга ярата. Йөрәгендә – хис, күңелендә моң булган кеше генә гармунда уйный аладыр, минемчә.
Фәния апа, чәчәкләр һәм гөлләр үстереп, аларны тәрбияләп, күңеленә шифа, ял ала. Аларның өйләрендә күп төрле матур гөлләр үсә, бакчалары шау чәчәктә утыра.
Икесе дә аралашучан, гади кешеләр Бәшәровлар. Авылда да үзләренең тыйнаклыклары, гадилекләре белән аерылып торалар. Олы хөрмәткә лаек юбиляр гаиләгә алдагы тормышларында да тынычлык, сәламәтлек телисе килә. Балалар бәхетенә сөенеп, аларга кирәк-терәк булып, Ходай биргән гомерне шулай матур гына яшәргә язсын.
Эльвира Әхмәтҗанова, Татар Томбарлысы авылы
Фото: Бәшәровлар архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев