Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы эшкуары икътисад министрлыгыннан ташламалы микрозайм алган

Пандемиягә бәйле чикләүләр эшмәкәрләрнең эшчәнлегенә җитди йогынты ясады. Шуңа бәйле рәвештә, алар өчен федераль һәм төбәк ярдәм чаралары эшләнде. Баулы эшмәкәре Айрат Садыйков – Татарстан республикасы икътисад министрлыгының бер процентлы микрозаймынан файдаланган кешеләрнең берсе.

Айрат Садыйковның  эшмәкәрлек белән шөгыльләнүенә 25 елга якын.  Бүген аның төп эшчәнлеге – автомобиль запчастьләре сату.  Бизнесын үстерүгә банклардан күп тапкыр кредитлар алган. 

– Пандемия эшчәнлегебезгә үзгәрешләр кертте. Автозапчастьләрне клиентларга чыгарып сатырга туры килде, хәтта сатып алучының өенә илтеп биргән вакытлар да булды, – ди эшмәкәр. – Сәүдәнең һәм сатып алу сәләтенең кимүен сиздек.

 Кече һәм урта бизнес өчен ташламалы кредитлар бирелүе турында Айрат Садыйков Татарстан республикасы икътисад министрлыгы карамагындагы эшмәкәрлекне яклау фонды төбәк вәкиле Алсу Вәлиевадан белгән.

– Кирәкле документларны җыйдым һәм бер миллион сум күләмендә бер процентлы микрозайм алдым.  Акчаны бизнесны киңәйтүгә һәм товар әйләнешен арттыруга юнәлдерергә планлаштырам, – ди Айрат Садыйков. – Бер процентлы микрозайм отышлы вариант, дип саныйм, алга таба эшмәкәрләр өчен ярдәм чараларыннан файдаланырга уйлыйм.

Алсу Вәлиева сүзләренчә, Татарстан республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды безнең республика территориясендә эшчәнлек алып барган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чараларын гамәлгә ашыра. Фонд сайтының “Меры поддержки” бүлегендә бизнес өчен ташламалы микрозаймнар тәкъдим ителгән.

– “Однопроцентный 2021” микрозайм бирүгә гаризалар кабул итү 1 ноябрьдә башланды һәм 2021 елның 30 декабрендә тәмамлана. Әлеге ярдәмгә кем өметләнә ала соң? Алар билгеле бер икътисади эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторы буенча сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр яки ялланган хезмәткәрләре булмаган һәм кунакханә бизнесы, күңел ачу, ял итү, спорт, җәмәгать туклануы өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләр, – дип аңлатты белгеч.

Микрозайм суммасы бер миллион сумга кадәр тәшкил итә һәм ике елга кадәр бирелә. Ул, 2021 елның сентябренә хезмәткәрләр санының кимендә 90 процентын саклап калган очракта, елына бер процентка бирелә.

Заявкаларны Татарстан икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды (Казан шәһәре, Петербург урамы, 8нче йорт, 1нче кат) кабул итә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев