Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы егете укырга да, эшләргә дә өлгерә

Кеше гомеренең иң күңелле чоры – студент елларыдыр, мөгаен. Бу – гаҗәеп ачышлар, дуслык һәм мәхәббәт, уй-фикерләр төрлелеге вакыты. Бер сүз белән әйткәндә, студент булып караган кеше, гомеренең ул чакларын иң рәхәт вакытлар, дип уйлый. Баулылы Тимур Сөләйманов та шул фикердә.

Тимур Сөләйманов Башкорт дәүләт университетында магистратураның беренче курсында белем ала, математика факультетында “Гамәли математика һәм информатика” белгечлеге буенча укый.

– Былтыр шул ук университетта “Электроника һәм наноэлектроника” белгечлеге буенча бакалавриатны тәмамладым, – дип сөйләде Тимур. – Әлеге белгечлекне мәктәптә физиканы яратканга сайлаган идем. Тик бакалавриатны тәмамлаганда барысын да төптән уйладым да, укуымны программалаштыру юнәлешендә дәвам итәргә булдым.

Тимур – актив егет. Беренче курста ук университетның иҗади тормышында катнаша башлаган, КВН командасына кергән.

– Гомумән, беренче курс вакыйгаларга бай булды, – ди егет. – Икенче курста эш эзли башладым. Һәм студентлар өчен ярыйсы гына эш таптым. Бу – тиз арада туклану рестораны, әле дә шунда пешекче булып эшлим. Төп меню – ярымфабрикатлар, бездә биш йолдызлы ресторан дәрәҗәсендәге ризыклар юк. Эшем ошый, инде дүртенче ел эшлим.

Тимур студентлар көнен билгеләп үтми икән. Аның сүзләренчә, ул дүрт ел тулай торакта яшәгән, андагы һәр көн – бәйрәм кебек иде, ди егет.

Тимур фикеренчә, пандемия уку процессын яхшы якка үзгәрткән.

– Без дә дистанцион укытуга күчтек, бәлки, былтыр диплом яклаганга миңа уңайлырак тоелгандыр, – ди ул. – Диплом яклау да дистанцион узды, җиңел һәм артык дулкынланмыйча – ноутбук һәм чәй белән.

Киләчәктә Тимур уен индустриясе белән бәйле кызыклы проект булдырырга хыяллана.

Ләйсән Галимова

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев