Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы егете биек үрләргә омтыла

Баулы тренерлары төрле спорт секцияләрендә перспективалы спортчылар тәрбияли. Алар арасында тәҗрибәле тренер Илшат Камалиев укучысы Артур Хәләпов тә бар.

Менә инде ике ел дәвамында, атнага өч тапкыр Артур Хәләпов пауэрлифтинг буенча тренировкага йөри. Тырышып шөгыльләнү эзсез узмаган, бүгенге көндә егет яткан килеш штанга күтәрү буенча үз авырлыгында Татарстанның абсолют чемпионы һәм өч төр ярышның көмеш чемпионы титулларын алуга ирешкән. Ә барысы да дусты белән бәхәстән башланып киткән.

– Безнең сыйныфта Рәсүл исемле егет бар, – ди Артур. – Ул минем берьюлы 60 килограмм авырлыкны күтәрә алуыма ышанмады. Бер тапкыр шулай залга килдем дә, калдым, мавыгып киттем. Монда бөтенләй башка атмосфера хөкем сөрә, тренер да бик ошады.

Хәзерге вакытта Артур яткан килеш 125 килограммлы штанга күтәрә. Яшь спортчы үз алдына яңадан-яңа бурычлар куя.

– Спорт мастерлыгына кандидат исемен аласым килә. Казанда Татарстан чемпионаты узачак, анда спорт мастерлыгы кандидатына норматив үтәүне плашлаштырам, – ди ул.

Күнегүләр алдыннан, егетләр 10 минут разминка ясый. Бу бөтен тәнне җылыту өчен кирәк. Аннары спортчылар план үтәүгә күчә. Һәр тренировка алдан ук язылган план буенча башкарыла. Тренер сүзләренә караганда, һәр күнегү өчен махсус разминка кирәк. Мәсәлән, яткан килеш штанга күтәргәндә, билгеле бер авырлыктагы дискларны алганчы, иң элек 10-12 тапкыр буш грифны күтәрергә кирәк. Аннары дисклар куеп, авырлыкны акрынлап арттырасың.

– Артур Хәләпов – перспективалы яшь спортчы, – ди Илшат Камалиев. – Ул үзенең нәтиҗәсен һәрвакыт яхшыртырга омтыла һәм тренировкаларны калдырмый. Мин тренировка планына язган барлык тәкъдимнәрне дә җаваплылык тоеп башкара. Без, нигездә, Татарстан республикасы беренчелегенә барабыз. Һәр чыгышта ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, һәм нәтиҗәне ярыш саен яхшырта бара. Бик җаваплы, ышанычлы, игелекле егет ул. Аңа карап, спортка дуслары да тартыла. Балалар арасында шундый яхшы коллектив барлыкка килде.

Баулы пауэрлифтингчылары ярышларда һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Татарстан республикасы буенча алар – иң яхшылар рәтендә. Күптән түгел безнең Баулы командасы, яткан килеш штанга күтәрү буенча Татарстан республикасы Беренчелегендә катнашып, өченче урынны яулады.

Спорт мәктәбендә пауэрлифтинг белән барлыгы 127 кеше шөгыльләнә. Шуларның якынча 50се – потенциаль спортчылар. Тренировкаларга укучылар гына түгел, өлкәннәр дә йөри, алар да ярышларда призлы урыннар ала.

Паэрлифтинг белән 10га якын кыз да шөгыльләнә, аларның кайберләре ярышларга да әзерләнә инде.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев