Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы чәчәкләргә күмелә

Яз җиткәч, җәй башында шәһәребез яшеллеккә күмелә. Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре утырткан матур чәчәкләр Баулы урамнарына җәй төсмере бирә.

Соңгы көннәрдә Баулы урамнарында матур чәчәкләр күренә башлауга күпләр игътибар итми калмагандыр, мөгаен. Җәй көне күзләрне иркәли торган клумбаларны тәртипкә китерү, аларга чәчәкләр утырту эше башланды. Шәһәрнең төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре үзләренең теплицаларында үстергән петуния, бархатцы һәм агератум чәчәкләрен утырталар.

Идарә теплицасында барлыгы өч мең чәчәк үстерелгән. Тик шәһәргә бу гына җитеп бетми, шуңа күрә тугыз мең чәчәк үсентесе сатып алганнар, чөнки шәһәр клумбаларына ким дигәндә 14 мең чәчәк кирәк. Бу исә теплицаның шулкадәрле чәчәк үсентесе утыртырга әле әзер булмавы белән бәйле. Киләсе елда, читтән сатып алмас өчен, чәчәкләрне күпләп утыртырга планлаштыралар.

“Баулы-информ” төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре белән аралашкан көнне алар Энгельс һәм Горький урамнары киселешендәге зур клумбага чәчәкләр утырта иде. Ә дүшәмбе иртәсендә әлеге үсентеләрне кемдер урлап китүе билгеле булды. Энгельс урамындагы чәчәкләр дә юкка чыккан – 50гә якын үсенте. Аларны ни өчен урлауларын фаразларга гына кала – сатар өченме, үзләренең бакчаларына утыртыр өченме. Тик урлашу факты бик тә борчуга сала.

Рәмзия Вәлиева сүзләренә караганда, теплицадагы чәчәкләрнең 60 процентка якыны инде шәһәр урамнарына утыртылган. Чәчәкләрне күчереп утырту эшен бу атнада төгәлләү күздә тотыла.

Шәһәрдәге төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә ел әйләнәсе эш күп, ә белгечләр һәм эшче куллар җитешми. Шуңа күрә шәһәрне төзекләндерүгә өлеш кертергә теләүчеләр идарәгә мөрәҗәгать итә ала.

Ләйсән Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев