Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы белән чиктәш өлкәдә ящур авыруы ачыкланган

Мөгезле эре терлекләргә тилчә (ящур) диагнозы 2021 елның 27 декабрендә куелган. Татарстанга Оренбург районнарыннан терлекләр кертү вакытлыча туктатылган.

Оренбург өлкәсенең Беляев районы Карачаг бистәсендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкта тилчә авыруы ачыкланган. Бу хакта “Хезмәткә дан”га Татарстан республикасы министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Вәзгыятькә бәйле рәвештә, Татарстан республикасы территориясенә Оренбург өлкәсеннән мөгезле эре терлек кертүне туктатырга карар кылынган. Ветеринария идарәсенең Оренбург өлкәсеннән терлек кертү белән бәйле элекке рөхсәтләре гамәлдән чыгарылган.

Тилчә ­– йорт хайваннарында һәм кыргый партояклы хайваннарда була торган йогышлы авыру. Тилчә белән кешеләр дә авырырга мөмкин.

Бу авыру авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, тиредә, тоякларда куыклар барлыкка килү белән характерлана. Мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар авыруга ешрак дучар була, сарык, кәҗә һәм кыргый партояклылар – азрак. Яшь хайваннар тилчәгә аеруча тиз бирешә.

Авыру билгеләренә килгәндә, терлекләрдә аппетит югалу, аксау, көзән җыеру, бизгәк, селәгәй агу, авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, тире капламында, тоякларда куыклар барлыкка килү күзәтелә. Олы терлекләр – 5-14 тәүлектән, яшь маллар 1-2 тәүлектән соң вафат була.

Йорт хайваннарында тилчә авыруына хас билгеләр күренү белән, кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев