Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы бәбиләре хәзер бирнәле

2020 елда балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм чаралары, шулай ук беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле айлык түләүләр күләме үзгәрде. Баулы районы халыкны социаль яклау бүлегендә “Баулы-информ”га яңалыклар турында тулырак сөйләделәр.

Бүләк тапшырыла

Республика министрлар кабинеты карары нигезендә, 2020 елдан башлап яңа туган балалары булган гаиләләр балалар кирәк-яраклары белән тәэмин ителәләр. Бу Татарстан территориясендә даими яшәүче һәм кеше башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә генә кагыла. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә яшәү минимумы 9295 сум тәшкил итә.

Алар күп балалы гаилә булырга теләгәннәр, ике малайдан соң кыз турында хыялланганнар. Һәм менә быел аларның хыялы тормышка ашкан. Алмаз сүзләренә караганда, балаларга исемнәрне ул үзе сайлаган.

Хастаханәнең акушерлык бүлеге мөдире Татьяна Павлова сүзләренә караганда, бала өч килограмм авырлыкта, сау-сәламәт туган.

Хәйретдиновлар гаиләсенә бүләк комплектын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина тапшырды. Ул ата-аналарны гаиләләрендәге шатлыклы вакыйга белән котлады һәм мондый бүләк – гаилә бюджеты өчен яхшы ярдәм, дип билгеләп үтте.

Гыйнвар башында уллары туган Регина һәм Мансур Минязевлар гаиләсе дә бу көнне шундый ук комплект алды.

 

Беренче балага айлык түләү

Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында федераль закон нигезендә, 2018 елдан башлап, беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә, ай саен түләү кертелде. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан айлык түләү күләме үзгәргән һәм 9373 сум тәшкил итә (узган ел – 8896 сум).

2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар айлык түләү хокукына ия. Алар Россия гражданлыгына ия булырга һәм даими рәвештә аның территориясендә яшәргә тиешләр. Шулай ук гаиләнең кеше башына уртача кереме 20170 сумнан артмаска тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, айлык түләүне бала туганнан алып алты айдан да соңга калмыйча билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә, ул баланың туган көненнән түләнә башлый. Калган очракларда мөрәҗәгать иткән көннән соң гына билгеләнә.

Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә баланың туу (уллыкка алу) турында таныклык, гариза бирү аеннан алдагы 12 календарь ай өчен гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләр, банкта ачылган счет реквизитын бирергә кирәк. Шулай ук мөрәҗәгать итүчегә паспортын күрсәтергә кирәк.

Гаризаны бала туганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта тапшырырга мөмкин.

 

Дарулар алу өчен

Өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүне көчәйтү өчен, Татарстан министрлар кабинетының Өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дару чаралары сатып алу өчен түләү турындакарары кабул ителгән.

Дару чаралары һәм даруханә ассортиментындагы башка товарлар сатып алу өчен түләү 2020 елның 1 гыйнварыннан җан башына уртача кереме, яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә билгеләнә.

Түләү күләме биш мең сум тәшкил итә, даруларны конкурс нигезендә сайлап алынган оешманың даруханә челтәреннән сатып алырга мөмкин.

Түләү балага айлык пособие бирү чоры дәвамында бер тапкыр, түләү билгеләү турында карар кабул ителгән айдан соң киләсе айның 26 числосыннан да соңга калмыйча, елга ике тапкырдан да артмаган күләмдә биреләчәк.

 

Балалар бакчасы өчен компенсация артты

Күп балалы ата-аналарга гаиләнең кеше башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган очракта, ата-ана түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация бирелә.

2020 елның 1 гыйнварыннан кеше башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә ата-ана түләвенең өстәмә компенсация күләме 100 процентка кадәр арткан.

Ата-ана түләвенә өстәмә компенсация алучы күп балалы ата-аналарга компенсация күләме автомат рәвештә арттырылачак. Социаль яклау органнарына компенсацияне яңача билгеләү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

 

Электрон транспорт картасы

2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстанның бөтен территориясендә электрон ташламалы транспорт карталары кертелгән.

Транспорт картасын рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда сезне фотога төшерәчәкләр һәм гариза кабул итәчәкләр. Карта ике атна тирәсе әзерләнә һәм исемле булачак, анда карта иясенең исеме һәм фамилиясе күрсәтелә.

Карта белән ай буе кулланып була, автобуста йөрү саны чикләнмәгән.

Беренче тапкыр ташламалы транспорт картасын почта бүлекчәләрендә тулыландырырга кирәк. Аннан соң картага акчаны теләсә нинди пунктларда ай саен, узган айның 10 числосыннан алып, киләсе айның 9нчы числосына кадәр салырга була. Ташламалы транспорт карталары 505 сум, балалар өчен 307 сумга тулылана.

Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге белгечләре сезне дүшәмбедән җомгага кадәр 8дән 17 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Чәршәмбе көнне 12дән 17 сәгатькә кадәр кабул итү көне түгел.

Барлык сораулар буенча үзәкнең кайнар линия телефоны буенча шалтыратырга мөмкин: 5-67-22.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев