Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башкортстанда берәү дистәләгән кешене алдап, миллионлаган сум акча эшли

Башкортстанның Баймак шәһәрендә суд каршына 27 яшьлек егет басты, ул яшь булуына карамастан, аферист булырга өлгергән инде. Җинаятьче дистәләгән кешене алдаган, аларның ышануында 3,1 миллион сумнан артык акча эшләгән.

 

Эш материаллары буенча, егетнең җинаятьчел карьерасы 2015 елның апреленнән 2019 елның гыйнварына кадәр сузылган. Социаль челтәрләрдә егет клиентларга хәрби билет, университет дипломнары, машина йөртү хокукы, автомобиль сатып алуда ярдәм итәргә, шулай ук алынган машина йөртү хокукларын кире кайтаруда һәм ВУЗларга укырга керүдә ярдәм итәргә вәгъдә иткән.

Мошенник үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныткан. Акча алгач, җинаятьче корбанының күз уңыннан югала торган булган. Егет кулыннан барлыгы 57 кеше зыян күргән һәм ул караклыкның 57 эпизоды өчен җәза алган. Суд аны гаепле дип тапкан һәм гомуми режимлы колониядә дүрт елга ирегеннән мәхрүм иткән. Моннан тыш, хөкем ителүче зыян күрүчеләргә 3,1 миллион сум күләмендә китерелгән зыянны капларга тиеш.

Фото: http://pixabay.com

чыганак: https://tatar-today.ru/2019/10/53608/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев