Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бармакларга массаж ясау

Безнең бармакларның һәркайсы нинди дә булса орган белән бәйләнештә икәнен һәркем белә. Әз генә буш вакытыгыз булса, кул бармакларын уарга тырышыгыз. Кулга массажны теләсә кайда һәм теләсә кайчан ясарга була.

Башта бер минут тирәсе кулларыгызны сабынлап юган кебек уыгыз.

Шулай кулыгызның температурасын күтәреп, аны җылытырсыз. Шуннан буыннарны «уятып» җибәрү өчен бармакларны тиз генә йодрыкка төйнәгез һәм әкрен генә ачыгыз. Аннан бармакларны көч белән, әкрен генә җыйнап, кинәт кенә турайтыгыз. Шушы 2 күнегүне дә 10 ар минут ясарга кирәк.

Боларны эшләгәннән соң, һәр бармакны аерым-аерым һәр ягыннан очыннан төбенә кадәр уыгыз. Уч төбен һәм беләзегегезне дә уарга онытмагыз. Бигрәк тә тоткач авырткан нокталарга игътибар итәргә кирәк. Массаждан соң кулыгызга крем сөртеп кую тагын да яхшырак. Һәр бармак бер орган белән бәйләнгән.

Баш бармак үпкә, бронхлар һәм бавыр өчен җавап бирә. Мәсәлән, ютәлләүне баш бармакка массаж ясап, бигрәк тә тырнак төбенә баскалап киметергә, хәтта дәваларга була.

Имән бармак ашказаны-эчәк юллары белән бәйле. Тырнакка басу авыз- дагы авыртуны, теш сызлауны баса. Бармакның урта өлеше ашказаны, бавыр өчен җавап бирә. Бармакның иң түбән өлеше һәм баш бармак белән имән бармак арасындагы йомшак урын юан эчәклек белән бәйле.

Урта бармак кан әйләнеше белән «дус». Атсыз бармак. Атсыз бармагыгызга массаж ясасагыз, нерв киеренкелегеннән, күңел төшүдән котылырсыз.

Йөрәк тибешен киметү, арыганлыкны бетерү өчен, учның иң үзәк өлешенә массаж ясарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X