Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балигъ булмаганнар өчен ата-ана җавап бирә

Шушы көннәрдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы булды. Кагыйдә буларак, утырышка балаларын тиешенчә тәрбияләмәүче ата-аналар чакырыла. Күп очракта сәбәп бер – алкоголь белән артык мавыгу. Бу утырыш та искәрмә булмады.

Утырышка Алексеевка авылында яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз ике яшьлек кызы һәм үзе белән яшәүче ир-ат белән килгән. Әлеге хатын-кызның баласын карамавы һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы турында шикаять кергән. Ул атналар буе эчәргә мөмкин. Күршеләре сүзләренә караганда, хатын-кыз аек булмаган компанияләрдә күренгәли. Шаһитлар әйтүенчә, эчү мәҗлесләре аның белән яшәүче ир-ат акча эшләргә киткән көннәрдә башлана.

Комиссия әгъзалары хатын-кызны исәпкә алу карарын кабул итте. Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә исәпкә алу гаиләне күзәтүнең беренче стадиясе булып тора, һәм ул хәлнең имин булмаган үсешен күзәтү өчен кирәк.

Комиссия утырышына тагын бер хатын-кыз чакырылган иде, аның балигъ булмаган кызы 24 яшьлек ир-егеттән авырга узган. Шикаять кыз быел укырга кергән аграр көллиятнең педагогик коллективтан килгән. Кызның инде күптәннән белем бирү учреждениесенә йөрмәве дә билгеле булды.

Утырышта кызның Баулы районы авылларының берсендә әлеге егет белән яшәве ачыкланды. Кыз сүзләренә караганда, алар тиздән өйләнешергә җыена. Ул укуын ташламасын өчен, аграр көллияттән дәресләргә йөрмәгәнгә куылмасын өчен, аны дистанцион укуга күчерү турында карар ителде.

Комиссия утырышларында конфликтлы яшүсмерләр белән бәйле хәлләр дә карала. Бу юлы утырышка 7нче мәктәп укучылары чакырылган иде. Алар сугышкан, берсе җәрәхәтләнгән. Малайларның берсенең әбисе сүзләренә караганда, яшүсмерләр арасында мондый бәргәләшүләр еш була.

Яшүсмерләр күптән таныш, низаглар башлангыч сыйныфлардан ук килә. Шуңа күрә әлеге хәлдә кайсының гаепле булуы аңлашылмый, икесе дә гаепләрен кире кага.

Комиссия әгъзалары аларны исәпкә алмады, мондый хәлләр кабатланмасын өчен, педагогларга сыйныф белән эшне көчәйтергә киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев