Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларның иминлеге – беренче урында

Җәйге чорда дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе балалар белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрә.

Бу атнада чираттагы акция узды. Баулының Зиновьев стадионы янында Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Азат Мөхәммәтшин юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары белән юлда велосипедта йөрү турында инструктаж үткәрде. Теориядән соң, балалар үзләштерелгән материалны практикада күрсәттеләр һәм, велосипедтан тошеп, җәяүлеләр кичүе аша чыктылар.
Җәй көне юлда балалар катнашындагы бәхетсезлек очраклары саны арта. Мотоциклларда һәм шәхси мобильлек чараларында балалар аеруча сакланмый. Азат Мөхәммәтшин сүзләре буенча, ата-аналар балаларына шундый уенчык сатып алганда, аларны зур куркыныч астына куюларын аңларга тиеш.
– Хөрмәтле ата-аналар! Сезнең игътибарыгызны балигъ булмаганнарның транспорт чаралары белән идарә итү кебек мөһим темаларның берсенә юнәлтергә телим, – дип мөрәҗәгать итә ЮХИДИнең район бүлекчәсе башлыгы. – Мотоцикллар, питбайклар, индивидуаль мобильлек чаралары актуальлеген югалтмый. Һәр ата-ана, баласына шундый бүләк сатып алган очракта, иң элек, баласының куркынычсызлыгы турында уйларга тиеш. Балалар, гади идарә итү күнекмәләрен дә белмичә руль артына утырып, юлга чыгалар, бу хәл фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Соңгы вакытта питбайкаларга өстенлек бирүче яшүсмерләр саны артты. ЮХИДИ хезмәткәрләре өлкәннәрнең балигъ булмаганнарны руль артына мөстәкыйль рәвештә утырырга тырышуларын контрольдә тотарга кирәклеген искәртә. Җәйге каникул көннәрендә балаларны аеруча контрольдә тотарга, автомобиль һәм мотоцикллар ачкычларын алу мөмкинлеген булдырмаска, тиешле хокук һәм йөртү күнекмәләреннән башка скутерлар белән идарә итүне тыярга кирәк.
– Бүгенге көндә яшүсмерләр арасында иң популяр булган питбайкларга аерым игътибар итәсем килә, – ди районның баш автоинспекторы. – Кызганычка каршы, ата-аналар, аны сатып алгач, еш кына балаларының кайда йөргәнен белмиләр. Питбайк – махсус трассаларда гына кулланыла торган спорт инвентаре. Олы юллга чыккан 16 яшькә җиткән машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылачак. Моннан тыш, балалар тоткарланган очракта, балигъ булмаганнарның ата-аналары (законлы вәкилләре), тәрбия бурычларын үтәмәгән өчен, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35нче маддәсенең 1нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак, ә балалар үзләре профилактик исәпкә куелачак. Аларның иминлеге сезнең контрольгә бәйле!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев