Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга яңа түләүләр көтелә

Агымдагы елның мартында Россия Федерациясе президенты Владимир Путин балалары булган гаиләләргә айлык акчалата түләү турындагы указга кул куйды.

“Балалы гаиләләрнең керемнәрен арттыру максатыннан, 2022 елның 1 апреленнән башлап, сигез яшьтән унҗиде яшькә кадәрге балалар өчен, Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган тәртиптә һәм шартларда, Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче социаль ярдәмгә мохтаҗ Россия Федерациясе гражданнарына бирелә торган айлык акчалата түләүне билгеләргә карар итәм”, – диелә Кремльнең рәсми сайтында дөнья күргән указ текстында.

“Баулы-информ” редакциясе, акчалата ярдәм турында тулырак мәгълүмат алу ниятеннән, Баулы районы клиентлар хезмәте җитәкчесе Станислав Тимофеевка мөрәҗәгать итте. Ул балалары булган гаиләләргә биреләчәк яңа түләүләрнең үзенчәлекләре турында сөйләде.

– Станислав Николаевич, яңа түләүләргә нинди гаиләләр өметләнә ала, аңлатыгыз әле.

– Россия президенты 2022 елның 31 мартында имзалаган “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү турындагы” 175нче санлы указ нигезендә, бу түләүләр 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирелә.

– Түләүләргә гаризаны ничек тапшырырга, шәхсән Пенсия фонды бүлегенә килергә кирәкме?

– Онлайн форматта, ягъни дәүләт хезмәтләре сайтында гариза бирү бик уңайлы. Шул рәвешле, шәхсән Россия Пенсия фонды бүлегенә килеп йөрмәскә, гаризаны планшет, компьютер яки смартфон аша тапшырырга мөмкин.

– Түләүләр алуга гаризаны тапшыруның билгеле бер вакыты бармы?

– Балалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы президент указы мартта имзаланса да, гаризалар ата-аналардан 2022 елның 1 маеннан 1 июненә кадәр кабул ителә. Шулай итеп, беренче түләү икеләтә күләмдә булачак: апрель өчен дә, май ае өчен дә. Түләүләр гариза бирүченең барлык кирәкле документларын тикшереп, заявканы хуплаганнан соң 10 көн узгач күчерелә. Әлеге түләүләр бер ел дәвамында башкарылачак.

– Түләүләр ни рәвешле күчереләчәк?

– Түләүләр гражданнар үз гаризаларында күрсәткән счётларга күчереләчәк. Әмма мәҗбүри шарт бар – счёт МИР картасыныкы булырга тиеш.

– Яңа түләүләр буенча нинди дә булса чикләүләр бармы?

– Әйе, яңа түләүләрне рәсмиләштерүдә кайбер үзенчәлекләр бар. Гаризаларында гражданнар, балалары турында мәгълүмат кертүдән тыш, гаиләнең керемен күрсәтергә тиеш. Бу бик мөһим, чөнки балаларга түләүләр аз керемле гаиләләргә генә исәпләнгән. Бүгенге көндә Татарстан республикасы территориясендә балалар өчен яшәү минимумы 10633 сум тәшкил итә. Димәк, бу сумма, гаилә керемнәренә карап, балаларга бүленәчәк. Исегезгә төшерәм, керемнәргә баланың әти-әнисенең керемнәре, аларның мөлкәте, субсидияләр һәм башкалар керә. Әгәр гаиләнең һәр әгъзасына гомуми керем югарыда күрсәтелгән суммадан (10633 сум) кимрәк булса, бу сумманың яртысы яки 75 проценты түләнә, ә инде керемнәр бөтенләй түбән булган очракта, түләүләр 100 процент күләмендә түләнергә мөмкин.

Балаларга яңа түләүләр буенча өстәмә мәгълүматны Пенсия фондының кайнар линиясе телефоны, Дәүләт хезмәтләре сайты яки Баулы районының клиент хезмәте аша алырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев