Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала озын гомерле булсын өчен нинди исем кушарга?

Безнең татарда балага исемне ничек тизрәк кушсаң, шулай яхшырак дигән ышану бар. Кайдадыр 3 көнннән дә калмаска диләр, кайдадыр 7 көн. Бу хәзерге заманга туры килә инде, бала тудыру йортыннан кайту белән бәйледер.

Ни өчен тизрәк кирәк дисәгез, алайса балага исемне җен кушып өлгерә, диләр.  Аннан әле исемне озак кушмый торсаң, бала исемен эзләп бик каты елый дип тә әйтәләр.

Исем кушуның үзенә килгәндә, аның тәртибе бөтен җирдә дә бердер инде. Мулла кеше башта азан әйтә, шуннан соң баланың иң элек уң як колагына, аннан сул як колагына өчәр мәртәбә булачак исемен кабатлый. Шулай итеп, баланың дөньяга килгәч тә иң берече ишеткән сүзе дә “Аллаһ” була һәм аның яныннан шайтаннар качып китә. Менә шуңа күрә дә, бала тудыру йортында ятканда ук баланың коланына “бисмилла” әйтеп, үзең сайлаган исемне яки нинди дә булса бер исемне әйтеп торырга кушалар. Элек тә шулай кушканнар. Бу исем “кендек исем” дип аталган.

Балага исем кушканда һәр ата-ана да матур да, мәгънәле дә булсын дип тырыша инде, шулай бит? Хәзер бигрәк тә борынгы йә булмаса ниндидер мәгънәгә ия исемнәрне кушу көннән-көн арта бара. Улларына Гомәр, Кәрим, Каюм, Данияр, Әмир, ә кызларына – Мәдинә, Сөмбелә, Нурия, Кадрия, Мәликә исемнәрен кушучы әти-әниләр бик күп хәзер.

Исем кушканчы, әлбәттә, аның нәрсә аңлатканын өйрәнәләр. Һичъюгы моны белгән кешеләрдән йә интернеттан  белешәләр. Исем бит ул кешенең гомерлек юлдашы. Шуңа күрә дә ул аңа килешергә дә, холкына, төсенә дә туры килергә тиеш.

Безнең татарда исемне гаиләдәге икенче кеше исеменә туры китереп кушу бик актуаль инде ул. Ә үлгән туганыңның исемен кушу тыела. Янәсе, бу бала да кыска гомерле була. Ләкин сирәк булса да кушкан кешеләрне дә беләм. Истәлек итеп куштык, дип әйтәләр.

Бала озын гомерле, сау-сәламәт булып үссен дип Тимерхан, Тимершәех, Минтимер, Гомәр, Бакый, Туктар, Үлмәскамал, Үлмәсбикә дигән исемнәр кушканнар. Туктар белән Үлмәскамал/Үлмәсбикә дигәннәрен балалары гел үлеп барган кешеләр кушкан элек. Ярдәм итте бит, шул соңгы балалары торды, дип сөйләүчеләр бар. Аннары тагын бер кызык әйбер: кайбер бала исем кушкан вакытта елмаеп йә үзенчә “сөйләшеп” куйса, димәк, аңа исеме килешә.

Исем кушу дигәннән, тагын бер мөһим нәрсә турында әйтеп узыйм әле. Әгәр дә бала тугач та озак тормый үлеп китсә, аңа да бөтен тәртибен үтәп исем кушыла.

Бу ни өчен кирәк дигән сорауга “аңа бит дога кылырга кирәк. Исеме булмагач, кемгә атап кыласың доганы”, “исемсез адашып йөри бит инде ул анда, кая барырга белмичә, исемсез ярамый” дип җавап бирделәр.

Сабый чакта вафат булган балалар оҗмах кошлары булырлар, бакыйлыкка күчкән әти-әнисен җәннәт капкасы янында: “Бу минем әнием, әтием, алардан башка кермим”, – дип көтеп торырлар дигән ышану бар халыкта.

Баласын сабый чакта югалткан ата-анага бу, әлбәттә, бик зур хәсрәт. Ләкин Аллаһ Тәгалә әмереннән башка яфрак та селкенмәс ди. Зур кайгыда булган ата-ананың күңелен бераз юату өчен дә әйтелгән сүзләрдер инде бу, мөгаен. Балаларыбыз сау-сәламәт, озын гомерле, иманлы булып, бәрәкәтле тормышта яшәсеннәр дигән теләктә калыйк!

Фото: pixabay.com/

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/gomr-bakyy-lmskamal-bala-ozyn-gomerle-bulsyn-chen-nindi-isem-kusharga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев