Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала караучы күпме тора?

Белгечләр әйтүенчә, Казанда няня хезмәте ил күләмендә иң кыйммәтлеләрдән санала.

Казан югары уку йортларының берсендә белем алучы Алинә көндезге бүлектән читтән торып укуга күчте. “Кулыма физика укытучысы дипломы алгач, бүгенге кебек 30 мең сумлык эш таба алырмынмы, белмим, хәзер исә уку белән эш арасыннан икенчесен сайладым”, – ди ул. Алинә бала караучы булып эшли. “Дүртенче курска җиткәч, читтән торып укуга күчүемне әти-әнием бик үк хуплап бетермәде, әлбәттә, – дип сөйли Алинә. – Эш урынымны да өнәмәделәр. Кеше баласы өчен җавап бирергә туры киләчәк, дип шикләнделәр. Тик юкка борчылалар. Барысы да әйбәт. Балаларны яратам. Ике яшьлек Әскәр белән дә бик тиз уртак тел таптык. Без арендага алып торган фатирның күршесендә яшәүче гаилә бу. Бала караучы булып иртәнге сәгать уннан алып кичке сәгать алтыга кадәр эшлим. Шимбә, якшәмбе – ял көннәре. Кирәк булганда, атна уртасында да сорап китә алам. Әскәрнең әти-әнисе бизнес белән шөгыльләнә. Сәгатенә 200 сум акча түлиләр. Баланы өйдә карап торудан тыш, аны төрле түгәрәкләргә дә йөртәм. Үз машинам бар”. Әскәрнең әти-әнисе, уллары балалар бакчасына йөри башлагач, Алинәгә яңа гаиләдә эш табарга вәгъдә иткән.

Интернетта белдерүләр сайты белгечләре үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, Казандагы бала караучылар иң күп хезмәт хакы алучылар исемлегенә кергән. Аларга сәгатенә уртача 200 сум түлиләр. Безнекеләрне Мәскәү, Хабаровск (260 сум) һәм Липецк (270 сум) нянялары гына уздырган. Иң түбән хезмәт хакы алучы бала караучылар Воронежда эшли. Биредә эш хакы сәгатенә уртача 130 сум тәшкил итә. Исемлек ахырына Чиләбе (135 сум) һәм Волгоград (140 сум) та эләккән.

Бала караучының да төрлесе бар. Казанда гаилә белән бергә яшәүче нянялар иң кыйммәтлесе. Мондый эш өчен сәгатенә 700 сумга кадәр акча сорыйлар, ди. Дөрес, болары баланы карау, ашату, уйнату, укыту, урамга алып чыгу, йоклатудан тыш, йорт эшләрендә дә булыша. Мәсәлән, ашарга пешерә, бала бүлмәсен тәртиптә тота, аның керен юа һәм үтүкли. Кичке бала караучы – сәгатенә уртача 300 сум, тәүлеклесе – 265 сум, көндезге няня – 200 сум тора. Казанда рульдә йөрүче бала караучыларга да ихтыяҗ зур, ди. Гади таксисттан аермалы буларак, ул баланы әнисе кулыннан алып, мәктәпкә яки поликлиникага кадәр алып бара да укытучы яки табиб кулына тапшыра. Һәм алып та кайта. “Автоняня” хезмәте өчен сәгатенә 300 сумга кадәр түлисе, моңа ягулык бәясе керми.

“Быел ил күләмендә бала караучы хезмәтенә бәя арту күзәтелә. Моңа иң беренче чиратта, әти-әниләр үзләре гаепле. Балага мөнәсәбәт яхшырак булсын дип, бәяне күтәрәләр. Балалар бакчаларына чират булу да хезмәт хакына тәэсир итә, әлбәттә. Ә ихтыяҗ зуррак булган саен, бала караучылар бәяне арттыра”, – ди башкаладагы кадрлар агентлыгы хезмәткәре Ольга Сильвина. Аның әйтүенчә, башкалада әти-әниләр нигездә өч яшькә кадәрге сабыйлары өчен бала караучы эзли. Өйдәге ярдәмчеләргә куелган таләпләр исә артканнан-арта.

“Бала караучыларның уртача яше 35тән алып 55кә кадәр тәшкил итә. Яшьрәкләр дә бар, анысы. Тик аларга ихтыяҗ әллә ни зур түгел. Няня эзләп, агентлыкка мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк тәҗрибәле хезмәткәр сорый. Без бала караучы булып эшкә урнашырга теләүчеләргә педагогика белеме булуын шарт итеп куябыз. Моңа өстәп, медицина белеме булса, тагын да яхшырак. Үзенең кечкенә балалары булмавы, Казанда, сирәк очракларда республикада теркәлгән булуы да мөһим. Баласыз хатын-кызларны эшкә алмыйбыз. Нянялар арасында ир-атлар юк”, – ди Ольга Сильвина.

Казанда урнашкан агентлык хуҗасы Лариса Новикова сүзләренә караганда, алар үзләренә эш эзләп килүчеләрнең гаилә әгъзаларын да тикшерә. Кредит, салым түләү буенча бурычлары булу-булмауны, аерым исәптә тору-тормауларын җентекләп өйрәнәләр. “Кирәк дип тапсалар, хуҗалар бала караучының һәр адымын күзәтеп тора ала. Бүлмәдә камера урнаштыру турында әйткән дә юк, хәзер бала кулындагы кечкенә генә беләзек тә әти-әнисенең кесә телефонына аның кайчан ашавы, ничәдә йоклавы, күпме уйнавы турында мәгълүмат җиткереп тора”, – ди Лариса Новикова.

Энҗе Сафина биш яшьлек кызы Айзәгә бала караучыны агентлык аша тапкан. “Сабыемны атнага ике тапкыр балалар бакчасыннан бию түгәрәгенә алып барырга һәм атна аралаш ялларда карарга кеше кирәк. Няняны бик җентекләп сайладык. Телевизордан гел сабыйны кыерсыткан бала караучылар турында сөйлиләр бит. Куркыта да. Өйдә күзәтү камерасы юк, әмма ирем, баштарак берничә тапкыр няня артыннан балалар бакчасына барып, аның кызыбыз белән үзен ничек аралашуын күзәтте. Бала караучының гаиләсендә кунакта булганыбыз бар. Түләү мәсьәләсе мөһим түгел”, – ди Энҗе. Акча дигәннән, няняларның да рәхәт көннәре бетмәгәе. 2021 елда илдә өч яшькә кадәрге сабыйлар арасында бакчага чиратны юкка чыгармакчылар.
Эльвира Вәлиева

http://vatantat.ru/index.php?pg=1885
Фото http://www.o-krohe.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев