Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм күчтәнәчсез булмый

Өлкәннәр көне уңаеннан, Салих авылында пенсионерларга азык-төлек пакетлары таратканнар.

Районыбызда өлкәннәр декадасы дәвам итә. Өлкән буын вәкилләре өчен төрле чаралар оештырыла, аларга бүләкләр таратыла. Бу игелекле эштән Салих авылы да читтә калмаган: 60 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга бәйрәм күчтәнәчләре таратканнар.

“Бүләкләрне әзерләргә “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Вахит Исламгалиев иганә ярдәме күрсәтте. Өлкәннәр исеменнән, аңа зур рәхмәт әйтеп, эшендә уңышлар телибез, игелеге үзенә меңе белән кайтсын", – дип хәбәр итте Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова.

Авыл клубы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, азык-төлек пакетлары әзерләп, өлкән яшьтәге авылдашларының өйләренә барып тапшырганнар, аларны Өлкәннәр көне белән тәбрик иткәннәр.

"Бүләк алу күңелле инде, бик сөендем. Бер дә игътибарсыз калдырмыйлар, рәхмәт", – дип, шатлыгын җиткерде Сәгъдүнә апа Бәдриева.

Гомер буе тракторчы һәм комбайнчы булып эшләгән Мәхмүт абый Таҗиевның да күңеле булган.

"Онытмыйча искә алып котлаган авылдашларыма, безне хөрмәт итеп бүләкләр әзерләргә булышкан Вахит Исламгалиевка рәхмәт. Безгә күп кирәкми, аз гына игътибарга да шатланабыз инде", – дип, тәэсирләре белән уртаклашты ул.

99 яшьлек Санафраз Насыйбуллина белән 95 яшьлек Рәкыя Ибраһимовага азык-төлек җыелмаларын Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин тапшырган. 

"Әниебез бик сөенде инде үзен бәйрәм белән котлауларына, – дип сөйләде Рәкыя апаның кызы Ландыш Хәмидуллина. – Кунакларны куанып каршы алды, сөйләшергә бик ярата ул безнең. Үзенең тормыш юлын да сөйләп алды. Ил-көннәргә тынычлык теләп, күчтәнәчләргә рәхмәт укып калды. Бүләк тапшыручыларга, аны әзерләүгә өлеш кертүчеләргә зур рәхмәт".

Ләйсәнә Таһирова әйтүенчә, 60 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларның барысына да игътибар күрсәтелгән, авыл халкы бик канәгать калган.

Фото: Ләйсәнә Таһирова шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев