Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Азнакай газетасы хезмәткәрләрен юбилей белән Баулы коллегалары котлады

Кичә Азнакайда «Маяк» район газетасының 85 еллык юбилеен зурлап билгеләделәр.

Бәйрәмдә Татарстан Дәүләт Советы әисе урынбасары Римма Ратникова, «Татмедиа» холдингы генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм бик күп кунаклар катнашты. Әлбәттә район газеталары баш мөхәррирләре дә килде, шул исәптән безнең районнан Азат Зиннуров та.

Иң элек кунаклар редакциядә газета музее белән таныштылар. Аннары Татарстанның иң югары ноктасы - Чатыр тауның уңай энергетикасын үзләренә сеңдерделәр. Анда аларны чәк-чәк һәм әйрән белән каршы алдылар. Шәһәрнең Тукай урамында Тукай һәйкәлен ачканда барысы бергә "И туган тел"не җырладылар.

Азнакайда ишегалды бәйрәменәре даими оештырыла икән. Күп фатирлы йортларның бер ишегалдында шундый бәйрәмдә дә булып алдылар кунаклар. Анда аларны чәй һәм бәлеш белән сыйладылар. Аннан алар гер күтәрү турнирында булдылар.

Стадионында газета юбилеена багышланган зур бәйрәм узды. Концертта Казан һәм Азнакай артисталары катнашты. Физик мөмкинлекләре чикле егетнең сәхнәдә рәхәтләнеп җырлаганы кунакларны аеруча сокландырды.

- Чын татар мохитенә чумып алу бик рәхәт булды. Кунакчыллык күрсәткән Азнакайга зур рәхмәт, - ди "Хезмәткә дан" газетасы баш мөхәррире Азат Зиннуров.

Баулы газетасы редакциясенең Азнакай коллегаларына котлау хатында шундый юллар бар:

"Район тормышының кабатланмас елъязмасы һәм үз канаты астыннан бик күп талантларны чыгарган абруйлы басма буларак, "Маяк" газетасының халык алдында кылган игелекләре гаять зурдан.

Алдагы көннәрдә дә сайлаган кыйблагыздан тайпылмыйча, укучыларыгызны сөендереп яшәгез.

Яше аксакалныкы булса да, газетагыз һәрвакыт яшь күңелле, төрле буын кешеләр өчен дә кызыклы, бай эчтәлекле булып калсын".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев