Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыру баларның кәефен клоуннар күтәрәчәк

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналарның “Благо” җәмәгать оешмасы грантлар бирү буенча социаль мөһим проектлар республика конкурсында җиңгән.

Җиңүче дип табылган проект “Могҗизалар иле” дип атала. Аны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 269301 сум акча бирелгән. Бу акчага клоуннар киемнәре, реквизитлары һәм бөтен кирәкле аппаратура алыначак. Благолылар клоуннар төркеме оештырып, шифаханәдә ятучы балалар янына кереп, яисә авыру балаларның өйләренә барып, аларның кәефен күтәрергә, бәйрәмнәр һәм туган көннәр үткәрергә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев