Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылдан да яхшырак авыл гына була ала

Кайберәүләр шәһәрдә яшәүне хуп күрә, ә икенчеләр авылдан, туган җирдән читтә яшәүне күз алдына китерә алмый. Уйлап карасаң, ике як та үзләренчә хаклы. Махсус проектны дәвам итеп, авыл халкының ничек яшәве һәм аларны ни өчен шәһәр цивилизациясе җәлеп итмәве турында сөйлибез. Потап-Томбарлы авылыннан ике Светлана үз мисалларында авылда яшәүнең күпкә яхшырак икәнен исбатлый.

Авылга җитәме соң!

Балкып торучы күркәм йорт, пөхтә ишегалды, уңайлы беседка. Аңа асфальт сукмак буйлап барасы. Бар җирдә – тәртип, һәркайда уңган хуҗалар кулы сизелә. Менә ул туган җир, туган нигез җылысы! Язмабыз герое Светлана Федотова яши торган хуҗалыкка аяк атлагач туган уйлар, тәэсирләр бу.
Ишегалды янында мине чандыр гына гәүдәле, зур күзле, ягымлы хуҗабикә каршы алды. Без килгәндә, Светлана Васильевна үсентеләре белән мәш килә иде. Ә алар өй ялдысында бихисап булып чыкты. Биредә яшелчә культуралары гына түгел, чәчәкләр дә шактый: роза, флокса, петуния, георгин, хризантема һәм башкалар – ниндиләре генә юк. Үсентеләр шактый буйга үскәннәр. Мавыгуы турында сәгатьләр буе сөйли ала ул.


 – Чәчәкләрне бик яратам, – дип башлады сүзен язмабыз герое. – Ирем: “Тиздән бәрәңге утыртырга да урын калмас инде, бөтен җирдә синең чәчәкләр”, – ди. Дөрестән дә, җәй көне бөтен җиребездә чәчәкләр була безнең. Өйдә 40тан артык гөлем бар. Алар, нигездә, чәчәк ата торганнар. Ә урамда – беседка тирәсендә, клумбаларда, асфальт сукмаклар янында. Һәм ел саен алар артканнан арта бара. Чөнки кайда да булса яңа гөл яки чәчәк күрсәм, шуны үстерәсем килә башлый. 


Чәчәкләр яратуы әнисеннән килә аның. Ул кызына чәчәкләргә генә түгел, авыл җиренә дә мәхәббәт тәрбияләгән. 
– Авылда яшәү, чәчәкләр белән мәш килү бик ошый миңа, – ди Светлана Васильевна. –  Иртән йокыдан торганда, әллә кай төшләр авырта. Ишегалдына, бакчага чыгып, нәрсә дә булса эшли башлыйсың, барысы да онытыла, гәүдә язылып китә.  Минемчә, авылдан да яхшырак җир юк бу дөньяда. Хуҗалыктагы мәшәкатьләр борчуларны оныттыра. Матур чәчәкләргә бер карасаң гына да, күңелләр күтәрелә.  Минем беркайчан да диңгездә, чит илдә булганым юк. Кирәк тә түгел ул миңа. Авылга җитәме соң! Высоцкийның сүзе искә төште: “Таулардан да яхшырак таулар гына була ала”. Ә мин, авылдан да яхшырак авыл гына була ал, дим.
Язмабыз герое Потап-Томбарлы авылында туып үскән. Аннары, Бөгелмә шәһәренә барып, эшкә кергән. Булачак тормыш иптәше белән дә шунда танышкан. Алар 1977 елда өйләнешкәннәр һәм Алабуга шәһәренә күченгәннәр. 11 ел шунда гомер иткәннәр. Ире вахта ысулы белән Себердә эшләгән. Гаилә советында киңәшләшкәннән соң, шунда күченергә карар иткәннәр. Бу вакытта инде Федотовларның балалары үсеп килгән.
Светлана Васильевна йомшак климат белән “мактана алмаган” Себер җирендә дә теплицада яшелчәләр үстергән. Ә пенсиягә чыккач, туган ягына кайтып төпләнү уе тынгылык бирми башлаган. Һәм көннәрдән бер көнне иренә авылга күченергә тәкъдим иткән.
– Җәй көне авылга әти-әни янына кайтып йөрдек гел, – ди ул. – Тик миңа ул гына җитми башлады. Өстәвенә миңа Себер климаты да ошамый иде. Июньдә әле кар эреп бетми, ә инде сентябрьдә тагын ява. Үсентеләрем хәтта чәчәк атарга да өлгерми иде.
Федотовлар 2012 елда Потап-Томбарлы авылына күченеп кайта. Светлананың туганы сала башлаган йорт тик тора, шуны бетереп керәләр. Тора-бара мунча, беседка һәм башка хуҗалык корылмалары төзиләр. Уллары һәм туганнары да булыша. 
– Хәзер авыл җирендә дә шәһәрчә яшәп була: газы, суы кергән, бөтен уңайлыклар өйдә. Шәһәр фатирындагы кебек күршеләр дә нык якын түгел: өстә дә, аста да тавыш юк, – ди язмабыз герое.
Федотовларның бергә гомер итүенә 47 ел, өч бала үстергәннәр. Алты оныклары бар. 

                                                   
Мөмкинлекләр авылы

Бүгенге көндә Потап-Томбарлы авылында 670 кеше гомер итә.


           – Потап-Томбарлы – Баулы районының башка авыллары белән чагыштырганда зур авыл, – ди Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Светлана Козлова. –  Авылны бер дә картая димәс идем. Бездә, нигездә, хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр яши. Моны авылның көнкүрешенә күз салуга сизми мөмкин түгел: яңа йортлар төзелә, зур-зур хуҗалыклар бар, кемдер мөгезле эре терлек үрчетә, кемдер – кош-корт. Безнең авылда 100 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Өчәр сыер асраучылар да бар. Инде күптән пенсиягә чыккан әбиләр дә мөгезле эре терлек тота бездә. Бергәләп ярминкәләргә барабыз. Авылда юл бар, дөрес, кайберләренә ремонт кирәк. Пассажирлар йөртү мәсьәләсендә дә проблемалар бар, автобуслар җитми. Мәсәлән, автобус Кандыздан ук халыкны җыеп килә һәм безнең авыл кешеләренә урын калмый диярлек. Эш мәсьәләсенә килгәндә, Потап-Томбарлы Баулыдан ерак түгел. Шуңа күрә күп кенә авылдашлар шәһәргә эшкә йөри. Вахта ысулы белән Себергә яки Мәскәүгә барып эшләүчеләр дә бар. Кайберәүләр нефть тармагында хезмәт куя. 


        Светлана Козлова – авыл җирендә дә үз тормышыңны менә дигән итеп кора алуның ачык бер мисалы. Ул Потап-Томбарлыда туып үскән. Алабуга педагогия университетында белем алып, туган авылына эшкә кайткан. Светлана Александровна 1993 елда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли башлаган, соңрак аны мәктәп директоры итеп билгеләгәннәр. Ә 2019 елдан бирле ул – авыл җирлеге башлыгы. Бу вазифада эше күп булуга карамастан, атнага ун сәгать укыта да әле. Аның ике кыз туганы да – укытучылар. Алар да Алабуга педагогия университетын тәмамлаганнар: берсе – физика һәм математика, икенчесе – биология һәм химия укытучысы. 
  – Мин һәрвакыт, авылда яшәү яхшы, дим. Өеңнән чыгуга, җиргә аяк басасың, күңел сөенә, – ди Светлана Александровна. – Үз кулларың белән яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерү генә дә ни тора – җан рәхәте бит. Без әле мал-туар да асрыйбыз, безгә ошый. Чәчәк үстерергә яратам. Хәзер бит авыл җирендә күп хатын-кызлар бу шөгыль белән мавыга. 
Светлана Александровна әйтүенчә, бу тормышта иң мөһиме – үз кешеңне очрату, үзең белән бер дулкында булган кеше белән гомер итү. 


–  Без ирем белән бер мәктәптә укыдык, үсеп җиткәч, өйләнештек. Без аның белән фикердәшләр, дөньяга карашларыбыз бертөрле, – ди ул. – Мин башлаган эшне ул һәрвакыт хуплап каршы ала. Укытучы булып эшләгәндә, ул гел янәшәмдә булды. Мәктәп директоры чагымда да гел ярдәм итте. Авыл җирлеге башлыгы итеп куйдылар – гел булыша. Кайсыбер эшләрне ул миңа караганда да күбрәк башкара әле.  


Җирлек башлыгы буларак, Светлана Александровна авыл өчен янып-көеп яши, туган төбәге үсешкә ирешсен дип тырыша. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, бу – күпчелек ир-ат эше. Чөнки бу өлкәдә еш кына ир-ат фикер  сөреше, гамәлләре таләп ителә.
– Хәлемнән килгәнчә тырышам, – ди ул. – Беләсезме, минем беркайчан да каядыр китәргә дигән уем булмады. Монда тудык, монда үстек, йорт салдык, хуҗалык булдырдык, тамырларыбыз бу җиргә береккән инде безнең. Бу – безнең Ватаныбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев