Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылда калуына сөенә

«Мин авылны сайлыйм» махсус проектының чираттагы герое – Александр Чернов. Ул 25 елдан артык Покров-Урыстамак мәктәбендә укытучы булып эшли.

Кешеләр төрле. Кемгәдер зур шәһәрдә яшәү ошый, икенчеләр тынычлыкны һәм табигатькә якынлыкны бәяли. Авыл җирлеге әйләнә-тирә мохит белән гармониядә яшәү мөмкинлекләрен эзләүчеләр өчен идеаль урынга әверелә. Күпләр үзләрен нәкъ менә авыл җирлекләрендә калып һөнәри өлкәдә таба.
Укытучы һөнәре
Александр Чернов 1978 елның 14 гыйнварында Баулы районының Покров- Урыстамак авылында туа. Җирле мәктәптә 10 сыйныфны тәмамлый. Аннан ул индустриаль техникумга укырга керә, шуннан соң читтән торып Глазов педагогика институтында белем ала. Аны педагог һөнәре бала чагында ук җәлеп иткән.
– Әнием 40 елдан артык рус теле укытучысы булып эшләде, мин кечкенәдән аның дәресләренә йөрдем, педагогик атмосфераны үзләштердем дип әйтергә була, – дип сөйли Александр Алексеевич. – Моннан тыш, абыйсы Василий Алатырев Ижевск шәһәрендә педагогика фәннәре кандидаты иде.
Тарих укытучысы һөнәре шулай ук Александр Чернов тарафыннан очраклы гына сайланмаган.
– 10-11 сыйныфларда тарих фәнен Михаил Егорович Пронин укытты. Ул совет вузында укыган, совет чыныгуы алган кеше. Дәрескә булган материалларны укучылар фәнгә гашыйк булырлык итеп бирә белә иде ул, – дип сөйли Александр Чернов.
Александр Алексеевич туган авылына 1998 елда эшкә кайта. Ул вакыттагы авыл мәктәбен бүгенгесе белән чагыштырып караганда, бик зур аерма, дип сөйли.
– Ул вакытта мәктәп класслары тулы иде. Мәсәлән, мин авылга укытучы булып эшләргә килгән елны бер сыйныфта гына да 26 укучы бала иде, – ди ул. – Ә бүген иң зур сыйныф дигәнендә дә 14 кенә укучы. Кайбер сыйныфларда нибары ике-өч кенә укучы да була. Мисал өчен, яңа уку елында 11 сыйныфны нибары ике генә укучы тәмамлаячак.
Үз фәнен Александр Чернов үзенең яраткан тарих укытучысы кебек мавыктыргыч итеп укытырга тырыша.
– Мин институтны тәмамлаган 90 елларда, бик күп вакыйгаларга карашлар башкача иде. Хәзер генә тарихка алынып, аны тулысынча архив материаллары буенча язалар, – дип сөйли укытучы. – Мин эшли башлаганда, бездә америка тарихчылары язган дәреслекләр бара иде. Ә материалны алар ничек тәкъдим иттеләр? Шулай итеп, имеш, Советлар Союзында барысы да ярлы, бөтен кеше дә зур акчалар эшләргә хыялланды, ә аларга коммунистлар комачау итте. Әйтерсең лә, 1917 елдан 1990 елга кадәр вакыт үсеш ала алмаган һәм бик артка калган чор. Хәтерлим, 90 нчы елларда яңа дәреслекләр кергәч, аларда Бөек Ватан сугышы чоры полководецларының фотосурәтләре дә, пионер-геройлар, яшь гвардиячеләр турында искә алулар да юк иде. Ә хәзер барысы да яңача, Владимир Мединскийның дәреслеге мәктәпләргә керде, бөтен илгә бер дәреслек булыр дип өметләнәбез. Чөнки, мин 90 нчы елларда эшли башлаганда, сайлау өчен якынча 40 төрле дәреслек бирәләр иде, ягъни бернинди чикләүләр дә юк иде. Һәм шуңа күрә һәр төбәк үзенчә “кайнады”, аларның ниндидер үз алымнары, стандартлары барлыкка килде. Ниһаять, хәзер илдә булган барлык вакыйгаларга дөрес бәя бирелер дип ышанам.
Ике адым алда
Үзенең һөнәре турында сөйләгәндә, Александр Чернов укыту алымнары хакында да кыскача сөйләде.
– Иң мөһиме – даими рәвештә үсештә булу, ягъни бер-ике адым алда барырга кирәк, – ди Александр Чернов. – Соңгы 15 елда безнең тормышка мәгълүмати технологияләр үтеп керде. Минем сыйныфта интерактив такта бар, ул беренчеләрдән булып нәкъ менә тарих кабинетында барлыкка килде. Берничә минутка мин фильм, ниндидер слайдлар күрсәтә алам, балалар белән музейга кереп чыга алам. Сүз уңаеннан, музей тарих кабинетыннан ике адымда гына урнашкан. Аңа мәктәпнең иң зур кабинетларының берсе бирелгән. Музей узган гасырның 60 нчы елларында барлыкка килгән. Эшләү дәверендә бик күп экспонатлар җыелган. Хәзерге вакытта анда удмурт халкының мәдәнияте һәм көнкүреше, авыл хуҗалыгы, Бөек Ватан сугышы һәм бу авылның башка тарихи вакыйгаларына багышланган төрле экспозицияләр куелган. Шуңа күрә тарих дәресләре парта артында утыру белән генә чикләнми, балаларга дәрес вакытында һәрвакыт чын музей экспонатлары – ул елларның «шаһитлары» күрсәтелә. Сүз уңаеннан, музей бүгенге көнгә кадәр тулыланып тора.
– Күбесенчә борынгы тәңкәләр, гильзалар да китерәләр, чөнки безнең җирдә сугыш булган, – ди укытучы. –  Шулай ук ике гадәти булмаган сөңге очы алып килделәр. Аларны иске йортны сүткәндә, бүрәнәләр арасыннан тапканнар. Борынгы сөңгеләр, уклар безнең ата-бабаларыбызның урманда ау эшләрен актив алып барганлыклары турында сөйли. Шулай ук әбиләрдән калган борынгы чигү эшләре, сөлгеләр дә китерәләр. 40 нчы елларда укыган укучыларның дәфтәрләрен дә алып килделәр музейга. Ул дәфтәрләрне укучы балалар белән карадык.  Гади кара белән ничек шулай пөхтә, матур итеп язарга мөмкин булуына гаҗәпләнде алар. Күптән түгел безгә юл чемоданы китерделәр. Ул чемодан әлегә безнең музейга китерелгән соңгы экспонат булып санала.
Александр Чернов сүзләренчә, балаларны мәктәп предметлары, шул исәптән, тарих белән мавыктыру да көннән-көн катлаулана бара. Бу төрле мәгълүматның актив агымы белән дә бәйле, аны балалар телефондагы төймәгә басып, шул ук секундта табып укырга мөмкин.
– Мәгълүмат технологияләре нык үсеш алды, хәзер интернетта теләсә нинди мәгълъматны табарга мөмкин. Минем янга кайвакыт балалар киләләр дә интернетта үзләре кызыксынган роликларны карадыммы, дип сорыйлар, – ди Александр Алексеевич. – Ә бит андагы кешенең мәгълүматны дөресен сөйләвенә гарантия юк һәм моны балаларга да җиткерергә кирәк. Интернетта кайбер мәгълүматны тапшыручы бу кешеләр бит алар архивларда утырмыйлар, дөрес документлар белән кызыксынмыйлар. Кайвакыт шулай ук миңа балалар нинди дә булса нәфис фильм карарга киңәш итә. Аларның күбесе реаль вакыйгаларга нигезләнмәгән була. Совет чорында тарихи фильмнарны ничек төшергәннәр? Режиссерга юнәлеш бирер өчен махсус консультантлар чакырылган. Хәзер мәгълүмат күп, балалар анда “бата” дияргә була. Шуңа күрә мин аларга һәрвакыт, ишеткән мәгълүматны анализларга, кабат карарга һәм берничә төрле чыганакны чагыштырырга, шуннан соң гына нәтиҗәләр ясарга кирәклеген әйтәм.
Укытучы һөнәре үз эченә актерлык сәләтләрен дә ала дип ышана Александр Чернов. Мондый укыту методына аны яраткан тарих укытучысы Михаил Пронин өйрәткән.
– Укытучы – ул артист, рольне өйрәтә торган актер, – дип ышана язмабыз герое. – Мәсәлән, минем дәрес конспекты бар, мин аны укыйм, яттан өйрәнәм һәм сөйлим. Һәр сыйныфта балалар төрле, алай гына да түгел, 90 нчы елларда балалар бер төрле булса, бүген алар икенче төрле карашта. Әгәр элек баланы элементар әйберләр белән кызыксындырырга мөмкин булса, хәзер син мәгълүмати технологияләргә ия булырга тиешсең. Дәреснең беренче биш минутында ук укучы баланы тема белән кызыксындыра алу кирәк. Шулай ук мин балаларны шәһәрләргә гашыйк итәргә тырышам. Без Баулыга барабыз һәм барлык объектларны карыйбыз. Бөгелмәгә бардык. Элек Казанга да экскурсиягә бардык, әмма хәзер, кызганычка каршы, анда ук  барып булмый. Халык, шәһәр тарихы, Ватаныбызның матурлыгы аша мин укучыларымны үз предметыма гашыйк итәргә тырышам. Без, Баулыга экскурсиягә барганда, балалар аны башка форматта ача. Алар шәһәрнең супермаркетлар һәм «Шаурма» белән генә чикләнмәвен күрә, моннан тыш, бик күп һәйкәлләр бар бит.
Авылда яшәү җиңелрәк
Авыл тормышына килгәндә, Александр Чернов гади генә җавап бирә – зур шәһәр аны беркайчан да җәлеп итмәгән. Ул кайбер яшьләрнең дә бүген авылда яшәүне өстен күрүенә сөенә.
– Авылда яшәү җиңелрәк, чөнки бөтен җирдә дә йөз мең хезмәт хакы түләнми һәм һәр гаилә дә шәһәрдә фатир сатып ала алмый, – ди Александр Чернов. – Авылда яшәүнең тагын бер өстенлеге – үз кулларың белән үстерелгән продуктларны куллану. Өстәвенә, тормыш тыныч. Балалар шәһәр агымына, начар йогынтыга бирешмәячәк. Инфраструктура үсә, юллар төзелә, хәтта зур булмаган авылыбызның да үз супермаркеты бар, шәһәр белән автобус элемтәсе җайга салынган. Әгәр 90 нчы елларны алсак, ул вакытта авыл җирлегендә яшәү катлаулырак иде. Чөнки мин мәктәптә эшли башлаганда гына да хезмәт хакын ярты ел түләмәделәр. Күп кенә укытучылар шул сәбәпле эштән киттеләр. Ләкин ул вакытта да авылда яшәү җиңелрәк булды. Хезмәт хакы булмаса да, кешеләр ач булмады. Әлбәттә, хәзерге яшьләр авыл тормышына башкача карый, терлек тотарга теләмиләр, чөнки барысын да сатып алырга мөмкин. Ә авылны экология, яшелчә бакчасы, мунчасы, чиста һава һәм үз йорт- җире булганы өчен сайлыйлар.
Укытучының сүзләренә караганда, ата-аналар үз балаларына шәһәргә китәргә киңәш иткән вакытлар үткән диярлек, димәк, авылга булган карашлар үзгәргән.
– 90 нчы һәм аннан соңгы елларда ата – аналар балаларына шәһәргә китәргә, аннан фатир алырга, шунда яшәп калырга киңәш иттеләр. Чөнки шәһәр җирендә ул вакытта мөмкинлекләр зуррак иде,– ди Александр Чернов. – Әмма, районыбыз авылларына карасак, авылларда да үсеш бара һәм яшьләр монда кала. Мин укучыларыма да еш кына шул сорауны бирәм – алар кайда яшәргә теләр иде? Аларның күбесе авылда яшәп, шәһәрдә эшләргә мөмкин, дип җавап бирәләр. Менә, әйтик, безнең авыл шәһәрдән ерак түгел, ярты сәгатьлек юл. Бездә күпләр Баулыда эшли, ә монда яшиләр. Хәтта монда туып, шәһәрдә яшәгән кешеләр дә биредә йортлар сатып алалар һәм монда калалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев