Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Армиядә хезмәт итү – һәр ир-атның бурычы

Быел язда Баулы һәм Ютазы районнарыннан 55 егет Россия Кораллы көчләре сафын тулыландырачак.

Баулы егетләрен Россия Кораллы көчләренә чакыра башладылар. Баулы районыннан быелгы язда – 33, Ютазы районыннан 22 егет армиягә китә.

Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов сөйләвенчә, хәрби хезмәт бурычлары турындагы закон нигезендә, Россия Кораллы көчләренә язгы чакырылыш 1 апрельдә башланган. Россия буенча барлыгы 135 меңнән артык хәрби хезмәткә алынучы армия сафларына китәчәк.

План буенча медицина һәм чакырылыш комиссияләре үз эшләрен 1 апрельдән башларга тиеш булганнар. Әмма коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, чакырылыш белән бәйле барлык чаралар да соңрак вакытка күчерелгән.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәрби комиссариатка чакыра башлаганчы, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чаралар күрелгән. Биредә шәхси саклану чараларының күпмедер запасы булдырылган – бүгенге көндә хәрби комиссариатта бер һәм күп тапкырлар кулланыла торган битлекләрнең һәрберсе 600 данә, дезинфекция чараларын да җитәрлек күләмдә сатып алганнар. Хәрби комиссариатка егетләрне аз күләмдә чакыралар, дистанция саклана.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның әти-әниләренә борчыласы юк – Татарстан Хәрби комиссариатының җыелу пунктында да аларның балалары куркынычсызлыгы өчен чаралар күрелгән.

Илшат Халитов шулай ук егетләргә сроклы хезмәткә чакырылуны контракт буенча хәрби хезмәткә алыштыра алуларын искә төшерде. Бүгенге көндә Баулының сигез егете контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдергән. Алар ике ел хезмәт итәчәк, хәрби көчләрнең хезмәт итү урынын һәм төрен сәламәтлек категориясе буенча үзләре сайлыйлар. Алар өч тапкыр туклану, форма белән тәэмин ителәләр, хәрби званиягә карап, айга 25 мең сум һәм аннан күбрәк хезмәт хакы алачаклар.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев