Апрель аенда законнар үзгәреше
1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең бер өлешенә социаль пенсияне 7,5 процентка арттырачаклар
Пенсияләрне индексацияләү
Картлык, инвалидлык һәм туендыручыны югалту буенча социаль пенсияләр 7,5 процентка индексацияләнә. Гыйнварда картлык буенча иминият пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнгән иде.
Исерткечләргә тыю
Төбәкләр рестораннар, бара, кафе һәм буфетларда сыра, сидр һәм башка алкогольле эчемлекләр сату турындагы таләпләрне кертә алачак, шулай ук күп фатирлы йортларда һәм аларга якын территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы нокталарында (рестораннардан тыш) алкогольле продукция сату вакытын чикли алачак.
Машина йөртү таныклыгы алу
Машина йөртү таныклыгы алуга имтихан уздыру һәм таныклык бирү кагыйдәләре үзгәрә. Айнык булмаган хәлдә машина йөрткән өчен административ җәза гамәлдән булган гражданнарга, җәза срогы тәмамланганчы, башка машина йөртү категорияләрендә имтихан тапшыру һәм таныклык алу тыела. Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кешләр дә имтиханга кертелми. Дүртенче тапкыр һәм аннан соң имтихан тапшыруларга алдагы имтиханнан соң алты-тугыз ай аралыгында килергә мөмкин булачак.
Автомәктәпләр укыту-матди базаларының нормага туры килүе турындагы ЮХИДИ бәяләмәсенә ия булырга тиешләр. Чит ил машина йөртү таныклыгын Россиянекенә алыштыру тәртибенә төгәллек кертелә.
Бердәм иминият системасы
Иминиятчеләр Автоматлаштырылган иминият мәгълүмат системасына (АИСС) мәгълүмат бирергә тиеш булачак. Физик затларга бу системадагы мәгълүматны, шул исәптән ОСАГО полисы турында, дәүләт хезмәтләре порталы аша алырга мөмкинлек булачак.
Торак биналарын үзгәртү
Биналарның чикләрен һәм мәйданын үзгәртү, шул исәптән яңаны өстәп салу торакны үзгәртеп планлаштыру дип саналачак. Шулай ук торакны үзгәртеп планлаштыруны килештерү тәртибе дә үзгәрә. Моннан тыш, торак бинаны торак булмаган бинага үзгәртү гадиләштерелә. Үзгәрешләр хокукны куллану практикасының бертөрлелеген тәэмин итәргә һәм гражданнарның хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк.
Эшмәкәрлек эшчәнлеге
Юридик зат һәм шәхси эшмәкәрләр эшмәкәрлек эшчәнлегенең аерым төрләре башлану турындагы хәбәрне дәүләт хезмәтләре порталы яки башка порталлар аша гына җибәрә алачак. Шулай ук контроль органнарга мондый эшчәнлекне туктату турында хәбәр итәргә кирәк булачак, бу исә реестрда актуаль мәгълүмат сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Автомобиль сату
Кулланылышта булган автомобильләр һәм мотоциклларны дилерлык үзәкләре арасында сатканда, НДСка икеләтә салым алу гамәлдән чыгарыла.
Сәламәтлек саклау
Дәүләт сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасына (ЕГИСЗ) медицина оешмалары һәм табиблар турында мәгълүмат кертүне контрольдә тотачак. Андагы мәгълүматның тулылыгы һәм актуальлеге сәламәтлек саклау өлкәсендә территориаль планлаштыру сыйфатын, ә ахыр чиктә медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Пассажирлар йөртү
Самолётларда пассажирлар йөртүче өчен пассажир, багаж яки йөкне йөртүне озакка сузган өчен штраф күләме дүрт тапкыр артачак һәм һәр сәгать өчен 100 сум тәшкил итәчәк, әмма түләүнең 50 проценттан артыгы түгел. Искәрмә – пассажирлар йөртүчегә бәйле булмаган шартлар. Пассажир шулай ук штрафтан тыш зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы.
Газ өчен яңа түләү принцибы
Категорияләре Хөкүмәт тарафыннан билгеләнә торган Россия сәнәгать кулланучыларына, газ бирүгә озак вакытлы килешүләр төзүдә өстенлекле хокук биреләчәк. Кулланучылар газ сайламаган очракта, бирелгән ягулыкның бәясен исәпләнгән чорда түләргә тиеш булачак. Әгәр алар кирәкле газ күләмен алмасалар, тәэмин итүче җитешсезлек бәясен кире кайтарырга тиеш.
“Россия Федерациясе субъектын газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру схемасы” төшенчәсе кертелә. Бу социаль газлаштыру темпларын арттыру өчен кирәк.
Торак арендалау
Күп фатирлы йортлардагы торак биналарны, шул исәптән кыска вакытка, күршеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү шарты белән генә тапшырырга мөмкин булачак. Моннан тыш, счётчиклары булмаган фатирны арендага бирергә ярамый. Бу үзгәреш фатирны арендага алучы өчен башка күршеләр түләргә мәҗбүр булган хәлләрне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Мәдәни мирас объектлары
Ачыкланган мәдәни мирас объекты территориясендә рөхсәт ителгән эшләр исемлеге билгеләнә. Бу, аерым алганда, истәлекле урын территориясе чикләрендә урнашкан һәйкәлләрне һәм ансамбльләрне саклау, һәм капиталь төзелеш объектларын аларның күләм-пространство характеристикаларын арттырмыйча ремонтлау һәм реконструкцияләү. Мәдәни мирас объекты билгеләренә ия булган биналарны сүтү тыела.
Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре
Муниципалитетлар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, катнашучылары һәм корбаннары турында истәлекне мәңгеләштерүче мәдәни мирас объектларында, гадиләштерелгән тәртиптә, ягъни тиз арада ремонт үткәрә алачак. Россиядә мәдәни мирас объектларының гомуми реестрында Бөек Ватан сугышы һәйкәлләренең аерым реестры булдырылачак, бу аларның саны турында төгәл мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев