Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апрель аенда үзгәрүчән һава торышы көтелә

КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиевтан без апрель аенда һава торышының ничек булачагын сөйләде.

– Апрель ае климат нормасыннан югарырак булыр дип көтелә. Әмма бу фаразларның уртача 67 процентка туры килүен дә искәртергә кирәк. Март ае салкын булыр дигән идек. Әмма ул, барлык фаразларга карамастан, нормадан 2 градуска югарырак булды. Апрель чынлап та аномаль җылылыктан башланды, температура нормадан 3,9 градуска югарырак тора. Бүген урамда май ае кебек. Тик атна ахырында һава агымнары алмашыну аркасында, һава торышы үзгәрәчәк. Хәзергә ул көньяктан җылы урта диңгез һавасын алып килсә, атна азагына арктикадан салкын агымны куып китерәчәк. Төнлә һава температурасы 0 тирәсендә булыр дип фаразлана, көндез – +7-8 градустан да күтәрелмәс. Шулай да айның беренче декадасы климат нормасыннан 4 градуска, ә апрель тулаем алганда, 1 градуска югары булыр дип көтелә. Апрельнең үз нормасы – + 5,8 градус. Ягъни +6,8 градус булыр дип фаразлана, – диде ул.

 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев