Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алкоголь, наркотикларга бәйлелеге булганнарга юридик һәм психологик ярдәм күрсәтелә

Бу проект нәтиҗәсендә, эчкечелек яки наркомания белән кабаттан мавыгу очраклары кимер дип көтелә.

15 гыйнвардан Татарстанда наркологик авырулар өчен бушлай юридик һәм психологик консультация ачылды. Татарстан Республикасы Ресоциализация фонды проекты ярдәм сорап килгән кешеләргә социаль-психологик ярдәм өчен шартлар тудыруга йөз тота. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектның төп максаты — алкогольгә һәм наркотикларга бәйлелеге булган кешеләрнең юридик белемен арттыру, психологик киеренкелеген киметү. Бу проект нәтиҗәсендә, эчкечелек яки наркомания белән кабаттан мавыгу очраклары кимер дип көтелә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, әлегә алкоголь яки наркотик бәйлелеге булганнар өчен ресоциализация, яки тормышка кайтару төшенчәсе булмаганлыктан, элекке наркоманнарның төрле каршылыкларга очрау проблемасы актуаль. Кешене нормаль тормышка кайтару өчен психологлар, социаль эш буенча белгечләр, юристларның ярдәме кирәк. Бушлай ярдәм шуны күздә тота.

2017 елдан ТР Ресоциализация фонды Республика наркологик диспансерында дәвалану узган пациентларга эшкә урнашу, спорт чаралары, ял оештыру, торак мәсьәләсен кайгырту, юридик консультация кебек бушлай тернәкләндерү ярдәме күрсәтә.

Наркотикларга бәйле булган кешеләргә бушлай психологик, юридик ярдәм Сеченов урамы, 19 йорт адресы буенча күрсәтелә. Эш графигы: чәршәмбе, җомга, 11 дән 15гә кадәр. 8 (843) 212-43-88 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/16-01-2020/alkogol-narkotiklarga-b-ylelege-bulgannarga-yuridik-m-psihologik-yard-m-k-rs-tel-5716655

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев