Алимент түләмәү рәшәткә артына илтә
Мировой судья алимент түләмәгән баулылыга карата административ хокук бозу турындагы эшне караган.
Ир-ат, даими эш урыны булмауны сәбәп итеп, улына алимент түләмәгән. Аның сүзләренчә, ул эшкә урнаша алмый. Эшнең барлык шартларын, гаепләнүче шәхесе турындагы мәгълүматны исәпкә алып, суд ата кешегә 10 тәүлеккә административ арест рәвешендәге җәза билгеләгән.
Кызганычка каршы, Баулы районы мировой судьялары эшчәнлегендә мондый очраклар шактый.
Суд карарын үтәмичә, нигезсез сәбәп белән алимент түләмәгән өчен, 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки 10-15 тәүлеккә административ арест, яисә 20 мең сум штраф рәвешендәге җәза каралган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев