Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алимент түләүдән качып йөргән кеше рәшәткә артына эләккән

Җинаять җәзасын үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре төзәтү эшләре рәвешендәге җәзаны үтәмгән баулылыны ирегеннән мәхрүм итүгә ирешкәннәр.

Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең Бөгелмә муниципальара филиалы начальнигы Эдуард Яппаров “Хезмәткә дан” газетасына хәбәр иткәнчә, 2020 елның 31 июлендә баулылы Ш. Россия Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсе 1нче өлеше (балаларга алимент түләүдән качып йөрү) буенча, хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып калып, алты айга төзәтү эшләренә хөкем ителгән. Шуңа да карамастан, Ш. спиртлы эчемлекләр белән мавыгуын дәвам иткән, эшләргә теләмәгән, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең эшкә урнашу турындагы күрсәтмәсен үтәмәгән. Ул билгеләнгән җәзаны үтәү тәртибен һәм шартларын бозарга ярамаганлыгы хакында берничә кат кисәтелгән. Җинаять һәм җинаять җәзаларын үтәтү закончалыгында каралган барлык профилактик чаралар кулланылган, тик Ш. тиешле нәтиҗә ясамаган.

Җәзаны узудан баш тарту белән бәйле рәвештә, Ш.га карата төзәтү эшләрен катгыйрак җәза төренә алыштыру турында судка күрсәтмә җибәрелгән.

Суд бу күрсәтмәне тулы күләмдә канәгатьләндергән һәм Ш. рәшәткә артына эләккән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев