Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының аерылгысыз парлары

Ярты гасыр бергә. Ир белән хатын әлеге елларны кулга-кул тотынышып, сокланырлык вакыт узганнар. Алтын – борынгы заманнардан ук аның хуҗаларының куәтен һәм байлыгын гәүдәләндерә. Чыннан да, бергә яшәүнең 50 еллык юбилеен билгеләп үткән парлар бик нык була, еллар үтүгә карамастан, элеккечә үк бер-берсен яраталар, хөрмәт итәләр. Ә үз байлыкларын гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре рәвешендә балаларына һәм оныкларына тапшыралар. Александровка авылыннан ирле-хатынлы Фәнүзә һәм Камил Ниязовлар моның ачык мисалы.

«Хезмәткә дан» корреспонденты гаиләнең бакчада эшләгән вакытына туры килде. Хуҗабикә шулай ук кош-кортларны карарга да өлгерә- үрдәкләргә су өсти, чебиләргә азык сала.
– Без бар эшне дә бергә эшлибез, – ди Фәнүзә Аүхәт кызы. – Шулай булганда күңеллерәк тә, эшләр дә тизрәк башкарыла. Без бер-беребезгә шулкадәр күнектек, башкача күз алдына да килми хәзер.
Аларның гаиләсе узган гасырның 70 нче елларында барлыкка килгән. Сүз уңаеннан, алар Төрекмәнстанда язылышкан.
– Булачак ирем Бүздәк районының Яңа Сабай авылында яши иде, ә мин –Уфадан, – дип сөйли Фәнүзә ханым. – Мин ел саен шул авылга әбием янына кайта идем, без шунда таныштык та. Миңа унсигез, аңа егерме яшь иде. Соңрак ул армиягә китте. Мин аны көтәргә ышандырмадым, аңа кияүгә чыгармын дип уйламадым да. Шулай да без ике ел буе хат языштык. Армия хезмәтен тәмамлап, ул үз авылына түгел, ә юл уңае белән минем янга, Уфага килде. Чөнки поезд Мәскәүдән Уфага кайта иде. Шулай көтмәгәндә ул минем яныма килеп керде. Бераз сөйләштек һәм ул үз авылына, Бүздәк районына кайтып китте.
Камил Агләметдин улы кызны ошата һәм ике атнадан яңадан Уфага әйләнеп килә.
– Минем апам Төркмәнстанда яши иде, шунда эшкә чакырды, – дип искә ала Камил абый. – Мин Фәнүзәне дә үзем белән алырга булдым. Фәнүзә дә ризалашты. Ул бу вакытта сатучы булып эшли иде. Шулай итеп алып киттем.
Төрекмәнстанда Фәнүзә апа сатучы, Камил абый бульдозер йөртүче булып эшкә урнашалар. Вакытны озакка сузмый гына өйләнешеп тә куялар. Бераздан аларның беренче уллары туа.
Бәлки яшь гаилә Төрекмәнстанда яшәп тә калыр иде, ләкин язмыш башкача хәл итә. Җир тетрәүләр башлана. Ә күрше Үзбәкстанда булганы иң югары күрсәткечләргә җитә. Шулай итеп, андагы Газли бистәсе тулысынча җимерелгән. Җир асты тетрәүләренең көче сигез балл тәшкил иткән була. Җир тетрәү нәтиҗәсендә бистәдәге барлык биналар да диярлек өлешчә җимерелгән. Табигать фаҗигасе корбаннарсыз булмаган. Ул вакытта Газлида унөч меңгә якын кеше яши торган була.
– Ул чакта күпләр җир тетрәүләр аркасында китте, – дип искә ала Камил Агләметдин улы. – Үз вакытында мине шунда күченергә чакырган апам да күчеп китте.
1976 елда Ниязовлар гаиләсе Төрекмәнстаннан китеп Уфа районында урнашалар, совхозда эшлиләр, башта – берсендә, аннары – икенчесендә. Фәнүзә апа – сыер савучы, бозау караучы, ветеринария табибы, Камил абый тракторчы булып эшли.
1983 елда гаилә Баулы районының Александровка авылына күченергә карар кыла. Монда аларга совхоздан торак биргәннәр, ир белән хатын шунда эшкә урнашканнар.
Кешеләрне язмыш очраштыра, бер-беренә гашыйк итә һәм кавыштыра. Озак еллар бергә яшәүчеләр, гомер көзенә кадәр кулга-кул тотынышып барган парлар соклану хисе уята. Ярты гасыр дәверендә тату яшәү – ул зур хезмәткә тиң. Ир белән хатын сүзләренә караганда, тату гаилә сере гади генә.
– Иң мөһиме, мәхәббәт һәм татулык булсын, әгәр алар булмаса – кеше белән бер ел да яши алмыйсың, – ди Фәнүзә ханым. – Менә без, мәсәлән, нидер эшләгәнче, башта киңәшәбез. Мин аңардан сорыйм, ул- миннән, бер-береңә юл куярга да кирәк. Менә без бөтенләй ачуланышмыйбыз. Әгәр ул ачулана башласа, мин дәшмәскә тырышам. Әгәр мин ачулана башласам, ул дәшми. Һәм шулай бетә, конфликт дәвам итми, тавыш чыкмый кала. Берең ачулы булганда, шулай итәргә генә кирәк. Балаларга да шулай өйрәттек, шулай эшләү аларга үз гаиләләрен саклап калырга ярдәм итә. Аннары татулашу да җиңелрәк уза, әйтерсең лә бернәрсә дә булмаган! Безнең гаиләләрдә күптән шулай. Мин дә әти-әниемнең ачуланышканнарын хәтерләмим. Балалар да тавыш-гауга ишетеп үсмәгәч, үз гаиләләрен тиешенчә итеп, шул үрнәктә төзиләр.
Гаилә башлыгы һәм хуҗабикә сүзләренә караганда, бер-береңне сүзсез дә аңлау, авыр минутларда ярдәм итү, терәк булу, бәхетле мизгелләрне бергә кичерү, уңышсызлыкларны, борчуларны уртаклашу – ул гаилә дигән сүз.
–Эш сөючән, мин аның артыннан таш дивар артындагы кебек. Ул бик ышанычлы кеше. Мин яшь чакта тормыш иптәшен дөрес сайлаганмын, – ди Фәнүзә Әхәт кызы. – Киләчәктә дә бергә яшәр өчен безгә сәламәтлек кенә кирәк. Без һәрвакыт бергә, аерылгысыз җаннар. Иң озак аерым тору сигез ел элек булды. Минем әтием яман шеш белән авырды, шуңа күрә мин аның белән Уфада яшәргә мәҗбүр булдым, чөнки әни үлгән иде, сеңлемне машина бәрде. Ә ирем бу вакытта Александровкада калды. Шул вакыт эчендә мин иремне бик сагынганымны аңладым. Мөгаен, ул да шулай ук сагынгандыр.
Гаиләдә өч бала тәрбияләнгән, бүгенге көндә аларның биш оныгы бар. Балаларны әти-әниләр хезмәттә һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтеп тәрбияләгәннәр.
– Балалар безгә борчу китермәде, ямьсезләнеп йөрмәделәр, – дип искә төшерә ир белән хатын. – Ни кушсак, шуны эшләргә тырыштылар. Олысы, мәсәлән, без өйдә булмаганда ашарга пешерә, икенчесе – өйдә җыештыра иде.
Гаилә башлыгы Камил абый сүзләренә караганда, балаларның яхшы кешеләр булып үсүе – әниләренең тырышлыгы.
– Тормыш иптәшем һәрвакыт балалар белән булды, ә мин гел кырда эшләдем, – ди ул. – Алар шундый булып үскәннәре өчен аңа рәхмәт. Ә хатынымны мин һәрвакыт яраттым, яратам һәм яратачакмын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев